Соңгы араларда суфийлар һәм Нәкшбанди тарикате хакында күп ишетергә туры килә. Хәтта кайберәүләр; “Суфийларның Нәкшбанди тарикате татарларда ислам динен саклап калды”, кебегрәк уйдырмалар да сөйлиләр. Менә шундый төрле уйдырмаларга халык ни өчендер бик тиз ышанып та куя. Нәрсәсе бардыр инде, Коръәннән Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрен китереп вәгазьләр сөйлисең – ышанмыйлар, ә менә бернинди дәлилсез юк-барны сөйләсәләр – ышаналар.
Менә минем кулда “Суфийские практики тариката Накшбандия” исемле китап, авторы: шейх Мухаммад Назим аль-Хаккани. (ООО Чебоксарская типография №1, 2005 ел). (Бу китап рус телендә, монда китереләчәк цитаталарны үзем тәрҗемә иттем). Менә шушы китаптан Шейх Назим әйткән берничә цитата китереп китик әле.
“Медитация вакытында мин күп тапкырлар Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) күрдем, ул мине үзе янына чакырды. Бу вакытта минем йөрәгем бик көчле тәэсирләнә, бөтен нәрсәне ташлап, Пәйгамбәрнең изге шәһәренә күченеп китәргә тартыла идем”. (10 бит)
“Минем тагы күз алдыма килде. Мин үземнең намаз укыган җирдән бау-баскыч буйлап Бәйтел Магмурга – күктәге Кәгъбәгә менгәнемне күрдем... Анда мин 124 мең изгеләрнең имам Саиддин Мөхәммәд (с.г.в.) белән намазга басканнарын күрдем. Тагы 124 мең сәхабәләрне, алар артында 7007 Нәкшбанди Тарикатенең изгеләрен күрдем. Моннан тыш 124 мең башка тариктләрнең изгеләрен күрдем”. (13 бит)
“Бервакыт мин Саиддин Абдул Кадир Җиланины күрдем, ул мине үзенең каберенә чакыра һәм әйтә: “О минем улым! Мин сине үземнең каберем янында көтәм. Кил минем янга!” Мин шунда ук тәһарат алдым, ике рәкагат намаз укыдым һәм минем бүлмәдән берничә генә метрда булган аның кабере янына киттем. Анда мин эчке халәтемне тупладым һәм әйттем: “Әссәләмәгаләйкүм, йа Җиди (Сиңа тынычлык о бабамның бабасы)”. Ул кабереннән чыгып янәшәмә басты. Аның артында зиннәтле ташлар белән бизәлгән тәхет бар иде. “Минем белән шушы тәхеткә утыр”, дип мине чакырды. Без аның белән бабай белән онык кебек утырдык”. (20 бит)
Мөхтәрәм милләттәшләр, кадерле мөселман туганнар! Пәйгамбәребез (с.г.в.) безне зиратта намаз, Коръән аятьләре укудан һәм кабердә яткан кешегә мөрәҗәгать итеп сүзләр әйтүдән тыйды. Ә югарыда китерелгән сүзләрдән чәчләр үрә тора. Мөселманнарга катгый рәвештә тыелган гамәлләрне кылып “Шейх” дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр. Раббым шундый адашулардан барыбызны да сакласаң иде.
Менә тагын бер цитата:
“Ул бик бөек дәрәҗәгә иреште, мондый дәрәҗәгә хәтта үзлекләреннән Пәйгамбәрләр дә (алейхимус саллям) һәм Сәхабәләр дә (р.а.г.) ирешә алмадылар. Ул шулай ук Тукталышка җитүче бердәнбер, хәтта бу урынга Пәйгамбәр Мөхәммәд тә (с.г.в.), аның урынына калган Әбу –Бәкр ас-Сиддик та (салла Ллаху алейхи ва саллям) .(Җәя эчен китаптагыча калдырдым Р.Х.) ирешә алмадылар. (Сүз Нәкшбанди турында бара. Р.Х. )
Менә шушы цитатадан күренгәнчә, Нәкшбанди Пәйгамбәребездән дә өстенрәк кеше булып чыкканы аңлашыла инде, Үзең кичер Раббым мондый уйлардан.
Мөхтәрәм җәмәгать! Мин элек, төрле авторы да, басылган урыны да билгеле булмаган вак китапчыкларда каян алып фәлән кадәр фәлән сүрәне, фәлән кадәр фәлән сүзне укырга кирәклеген язалар икән, дип уйлый идем. Менә шушы Нәкшбанди тарикате китабыннан алалар икән. Бу китапта мөселманнарны фәлән сүзне фәлән кадәр кабатлап, йогалар кебек медитация ясарга чакыралар. Әлбәттә кеше көннәр-төннәр буе, бернәрсә дә уйламыйча, бер нәрсә дә эшләмичә, берүк сүзләрне кабатлап утырса, кеше акылдан язып, күзенә әлләниләр күренергә мөмкин.
Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Шуны онытмаска кирәк, без Аллаһы Тәгалә кушмаган, Пәйгамбәребез өйрәтеп калдырмаган бер генә гамәл дә кылырга тиеш түгелбез. Бүген без үзебезгә бернинди “-изм”, “-ист”, “-мист”ларга иярмичә, Коръән һәм Сөннәт белән гамәл кылып, балаларыбызны, оныкларыбызны шәригать кануннары нигезендә тәрбия кылуны төп кагыйдә итеп алырга тиешбез . Башка бернинди дә катлаулы гамәлләр соралмый. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) бер егет килде дә:
“Әй Аллаһының Илчесе, миңа җәннәткә кертә торган гамәлне өйрәт әле”, – дип сорады, Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Лә иләһә иллә Аллаһу, Мухаммадәррасүлуллаһ, дип әйт тә, шуңа тугры булып яшә!” – диде. “Тугры булып яшәү” нәрсәне аңлата соң? “Тугры булып яшәү” менә нәкь Коръән һәм Сөннәт буенча яшәп, төрле бидгать гамәлләрдән саклануны аңлата, мөхтәрәм туганнар.
Рәсим Хәбибуллин.