Найти тему

Ничек мин COVIDка каршы көрәштем һәм нинди нәтиҗәләремә килеп чыктым

Әйе дуслар, күп башка кешеләрчә мин дә 2020 елның ахырында шундый киң таралган йогышлы чир йоктырдым. Ничек эләккәнем дә ничек котылганым турында сүзем түбәндә.

Вирусның гаиләбезгә ничек кергәнен белмибез. Яки балалар бакчасыннан улыбыз симтомсыз чирләп керткән, яки ул да кайнана-кайната гаиләсеннән мине дә, әнием-дәү әнимене йоктырган (без инкубацион период вакытында барысы да күрешмәдек, ләкин шундый ук вакытта чирли башладык). Хатынымның ике көн дәвамында башы авыртты гына, берни дә булмады. Ә мин 20 километр суык көндә велосипедда йөреп алдым, шул йөрүдән соң арганымны инде беркая да бер атна дәвамында югалмады. Шундый ару, сызлау да мине шикләндерде, ләкин нишләттем? Температура әле юк, докторны чакырып булмый, бу хәлдә организмга нинди булыш күрсәтергә бернинди киңәшләр дә юк. Бер атнадан соң температура 38.5-39ка күтәрелде, мин "ашыгыч ярдәм" телефоны аша докторны чакырдым. Иң якын поликлиникадан машиналы доктор килде, бернинди хырылдауны ишетмичә грипферон-арбидолларны яздырды. Чынлап та, мин прописка булган фатирда яшәмим, шундый ук докторны чакыртып булмый. Өчене көнне түләүле терапевтны чакырдым, ул минем үпкәләрен тыңлап кечкенә хырылдауны ишетеп рөнтгенга җибәрде, анда пневмониянең эзләре бар дип "өметләндерделәр". Шундый ук вакытта физик яктан иң авыр вакыт иде. Томалаудан тончыгып мин гаиләмә белән докторларга коткы салдым - а, үләм, тыным бетә дип. Аннан барысы да аңлашылды. Ул вакытта гаиләмне кайнатага җибәрдем, аннан температурам температураны төшерә торган дарулардан төшерелә башлады, аннан миңа уйлау сәләте кайтты да мин үзенеке кризис менеджерга әйләндем. Рөнтген компьютер томографиясен төшерттем, анда иии, КТ1, 20%. Ләкин шундый ук көндә терапевтларның кушуы буенча мин гидроксохлорохин белән метипред эчә башладым, аскорбин кислотасы тамызгычы бер шәфкат туташтан салдырдым. Метипредтан соң мин наркота астыннан кебек төнен уздым, башымда бернинди фикрем дә юк, ә киләсе көндә температура юк, шундый көннән 37гә артык һич тә булмады. Ләкин гормональ даруны ташланып булмый, мин бу метипредны 10 көн дәвамында дозаны кимә барып эчтем. Бу препараттан кан басымы күтәрде, башым да авыртты. Аны эчеп беткәч кенә хәлем төзәтте. Аннан, миңа анализны сорамыйча эликвиз исемле антикоагулянтны яздырганнар. Ә бу дарудан кан тамырлары башыгызда өзелә ала. Кирәкле Д-димер исемле маркер нык арттырса, бу антикоагулятлар зыян китерә ала, алардан баш тартырга кирәк, ләкин кайбер терапевтлар шуны белдермиләр.

Ләкин сез сизгән хәл белән бу чирнең куркынычлыгы ул ике төрле нәрсә. Пневмония үзе дә атипик була - температурасыз ялкыныну тарата бара, ә сез шуны белмичә көтмәгәндә үлә аласыз. Шуннан да шул температурасыз вакытта иң мөһиме ул анализлар ясау, аларның интерпретация нигезендә дәвалаугызга коррекция ясау. Анализдан иң мөһиме - СРБ (C резистив белогы) белән СОЭ, ул ялкынсынуның иң яхшы маркеры, вирус тә вируска кушылган бактериаль ялкынсынуны күрсәтә. Минем анализларым буенча бактериаль ялкынсынуны күреп, доктор антибиотикны яздырды. Тагын бер атны дәвамында үзенне яхшы (ләкин бик арган булып) хис итеп, мин анализларга бирелдем. А шундый ук вакытта минем шәхси кызыл зонага кердем: әни белән дәү әниемә күчтем, авыруынны карарга. Үзе симптомсыз калсам, алар керергә рөхсәт бирмәс иделәр, шуннан да мин җиңел булмаган авыруым өчен Аллага бик тә рәхмәтле! Каравым бик тә кирәкле иде: бу авыру кешенең ихтиярны боза, ә ихтиярсыз кеше бернинди яздырган даруны да эчми, ята гына! Димәк мин беренче нәтиҗәгә кереп чыгам:

1) Бу авырның риск группасы хроник авыручы гына түгел. Карт яки ялгыз гына кешеләр барысы да риск группасында! Сине госпитальга салганчы, өйдә үзегезгә бернинди дәвалауны оештыра алмасаң - бик зур риск астына куярсың.

Ләкин мин иссез булган хәлдә әнием әле исән-сау иде, ләки беренче симтомнар килеп чыкты инде. Шул вакытта ул "катташ" дустыбыз доктор белән язышты. Бу доктор ханым ковидны майда үзе кичергән иде, шуннан да бик күп практик рекомендацияне чыгарды безгә. Рәсми поликлиника табибларының яздырулар барысы да соң иде, ә ватсап аша һәрбер анализдан соң кайтарган "онлайн" киңәшләр бик тә оператив иде. Тагын башка "катташ" яки институт әниемнең гаилә дуслары да бик күп дару белән ашамлыкны китергәннәр. Минем дусларым да даруханәләрдә соңгы экземлярда калган даруларны да кулга эләктергәннәр. Аннан да икенче белән өченче нәтиҗәм.

2) Якын туганнар генә түгел, күп дуслар челтәре кирәк. Горизонталь бәйләнүләр кирәк. Челтәрегездә буш вакыты бар машиналы кеше, ышанычлы, күп тәҗрибәле доктор булырга тиеш.

Әни белән дәү әни буынында шундый дуслык челтәре бер ишегалдында туып, гомере буе күтәрелеп барыла. Минем буыныма авыррак, дусларым әлле кая күчкәннәр, онлайн гына күренә, эштәшләрем дә шундый. Ләкин чын якын дуслар әле бар ))))

3) Исән каласы өчен заманча "диҗитал ворлд"ны күздә тотарга кирәк. Барысын дә беләргә. Ничек Казандагы даруханәләрдә даруның бар-юклыгын тикшереп була, ничек таксины чакыртырга, ничек ашамлыкны китертеп була һб һб һб.

Бу бер атнага әни белән дәү әни анализлар буенча савыганчы бергә калып, мин балачагыма кайттым кебектер. Башка вакыт табылмас дип уйлап, мин дәү әниедән иске яшәеш турында күп сораштырдым. Балачагымда шуны күп ишеткәнем булса да, хәзер генә башымда барысы да рәткә салынды. 1920-40 елларда ничек исән-сау калганың рецепты бер генә: зур патриархаль күп буынлы үз йортларда яшәгән гаиләләр. Бергә яшәп кенә малны асрап була, бергә яшәп кенә баланы заводка түгел, институтка биреп була. Аннан гына, бу зур гаиләләр "атомланганнар", кечергәйгәннәр. Ләкин болгавыр заманада зур гаиләләр кирәк. Шуннан да дүртенче нәтиҗәм:

4) Заманча трендләргә каршы, гаиләмне зур, тату, берничә буын бергәләп бер йортта яшәгән күрәсем килә. Яки бу йортта һәкемнең кайтыр өчен үз түрәсе бар дип күрәсем килә. Патриархальмы бу караш? Исән-сау калырга мөмкинлек биргән бу караш.

Бу 4 пункт сездә булса да, тагын берне җитми. Үзегез акыллы булыгыз. Бер докторга гына бирелмәгез. Миңа 4 терапевт киңәш бирде (минем фатирам поликлиникасыннан, түләүле, әнием фатирасы поликлиникасыннан, "катташ" күршебез - ул иң зур ролен уйнаган доктор). Мин әлбәттә яздырганны чагыштырдым ))

Аннары, тагын бер нәтиҗә бар. Иң дөресен табар өчен еш анализлар кирәк. Анализларга (лаборантны фатирга чакыртып була) акча кирәк. Бу чир, әлбәттә, акчасыз кешене дә риск группасына кертә. Ләкин дуслары, туганнары булса, сезнең өчен түләчәк дип өметләнеп була. Иһ мөһиме ул хәлегез авыр дип аларны ышандырырга.

Кыскасы, бу чир кешеләргә, дөньяга карашымны бераз үзгәртте. Әйе, шуның өчен, шуның өчен генә мин рәхмәтле булып калам.