Найти в Дзене

Тоткынлыкта язылган бер сугыш бәете

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә бик кызыклы кулъязма дәфтәр саклана иде. Ул җыентык рәвешендә язылган, үткән гасырның 40 нчы елларына карый. Әлеге дәфтәр 44 биттән гыйбарәт, кәгазе совет заманында заводта җитештерелгән, һәр битендә 20-21 юл. Язмалар зәңгәр төстәге каралар һәм карандаш белән гарәп графикасында язылган.

Әлеге дәфтәрнең авторы, күчерүчесе һәм иясе бер үк кеше – Рәүф Сәгыдваккас улы Мәүлетов. Бу кеше Бөек ватан сугышында катнашкан, соңра, сугышта әсирлеккә алынып, концлагерьларда берникадәр гомерен уздыра. Бәхеткә каршы, аңа, иреккә чыгып, туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була. Шул авыр вакытларында да ул каләм белән аерылмый, үзенең күргәннәрен, кичергән хис-тойгыларын, шигъри юлларга салып, кәгазьгә теркәп баруын үзенең бәетендә искәртә.

Җыентыкта барлыгы кабатланулар белән бергә 28, кабатлануларсыз 16 аерым әсәр бирелгән. Кабатланулар дигәндә, кайбер әсәрләрне күчерүче автор икешәр мәртәбә язып чыккан. Бу – бик яхшы күренеш, чөнки дәфтәр бик тузган, таушалган, кулга тоткан саен вакланырга гына тора, язмаларына да бераз зыян килгән. Кайбер әсәрдә күренмәгән яки ертылып чыккан сүзләрне кабат икенче кат күчерелгән варианттан табып укырга мөмкинлек бирә.

Рәүф Мәүлетов дәфтәрендә бәетләр, мөнәҗәтләр, догалар, хөтбәләр, дини язмалар урын алган. Алар арасында безнең игътибарны бер кызыклы бәет җәлеп итте. Бу әсәр дә ике тапкыр күчерелеп язылган: бер җирдә зәңгәр төстәге каралар, икенче урында карандаш белән. Бәет ахырында аны язган кешенең исеме, язылу датасы күрсәтелгән: “Язгучы Рәүф Сәгыдваккас углы.1943.” Икенче урында аның фамилиясе дә китерелгән: Мавлюдов (Мәүлетов). Бу кеше аны иҗат итүче дә, күчереп язучы да. Әсәрләре тулы бер дәфтәргә пөхтә итеп язылганлыктан, аның бәетне әсирлек вакытында берәр кәгазьгә язып торып, өенә кайткач, дәфтәргә күчереп язган булуы бик ихтимал. Датасы исә беренче тапкыр иҗат ителгән вакытын чагылдыра, дип уйларга кирәк.

Әлеге лиро-эпик бәет традицион рәвештә “бисмилла” сүзе белән башланып китә. Әле ул гына түгел автор бисмилла сүзе турында аерым тукталырга була: янәсе, борынгылар бисмилласыз эш кылмаган, бисмилласыз һичбер вакыт эш уңмаган.

Әлеге әсәрнең язуының сәбәбе бергә хезмәт иткән иптәшләренең аннан үтенүләре була. Шуннан ул гыйбрәт булсын өчен аны иҗат итәргә карар кыла.

Әсәр алты кисәктән гыйбарәт, ләкин Рәүф Мәүлетовның язмаларында җиде өлештән тора, дип күрсәтелгән. Анда нумерация барышында бишенче кисәге төшеп калган. Шул рәвешле, дүртенче өлештән соң алтынчысы килеп, барлыгы җиде кисәк саналган. Автор күчереп язганда ялгыш төшереп калдыргандыр.

Рәүф Сәгыдваккас улы Бөек Ватан сугышын Герман белән Русия сугышы дип атый, гәрчә, ул вакытта инде күптәннән илебез Советлар союзы дип йөртелсә дә. Барыбер гади халык илне, үзе күнеккәнчә, Русия дип йөрткән, күрәсең. Аның үзенә военкоматтан повестка килгәч, ул да башка ир-егетләр кебек сугышка әзерләнә башлый. Шунысы аңлашылмый: сугыш 1941 елның 22 июнендә башланса да, автор анда 7 гыйнварда гына китә. Бу инде 1942 ел булса кирәк. Ниндидер сәбәпләр аркасында аңа сугышка баруны кичектергәннәр, күрәсең. Сугышка киткәндә Рәүф Мәүлетов азан әйтеп юлга чыга. Бәлки, бу авторның төбәгендә сугышка яки башка җиргә киткәндә үтәлә торган бер йола да булгандыр.

Рәүф Сәгыдваккас улының өендә ата-анасы, хатыны, балалары кала. Әсәрдән аңлашылганча, аның өйләнүенә 15 ел булган, хатынының исеме Хәләт.

Әсәрдә авторның авылы Җәмәл булган икәне аңлашыла, ул Әстерхан өлкәсенә караган булырга тиеш:

7 гыйнварда ул авылыннан чыгып китеп, Әстерханга “Тыйнак” дигән лагерьга барып җитә. Шул лагерьда Рәүф Мәүлетов ике ай сугышка өйрәнү уза. Димәк, аны шунда ук сгышка җибәрмәгәннәр әле, башта ныклап физик һәм психологик яктан әзерләгәннәр. Юкса, ул дәһшәтле заманда күпләргә бу нәрсә тәтемәгән дә әле, Совет хөкүмәте, күп очракта, яңа гына килгән ир-егетләрне шунда ук сугышка озатырга тырышкан.

Сугышка аны һәм башка ир-егетләрне 7 мартта Әстерханнан Украинага поездга утыртып җибәрәләр. Киткәндә атасы, агалары, кардәшләре, хатыны, балалары Әстерханга озатырга килә. Аларның барысы да, әлбәттә, елыйлар.

Украина җирләренә килеп җиткәч, Рәүф Мәүлетовны башкалар кебек шундагы шәхси хуҗалыкларга урнаштыралар. Украин халкы аларны сөенеп-куанып, ачык йөз белән каршы алып үз йортларына вакытлыча яшәргә кертәләр.

Тарихтан мәгълүм булганча, немец гаскәре Украинага бәреп кереп, зур зыян сала, халкын кыра, талый. Биредә кискен сугышлар бара.

Берничә көн яшәп хәл җыйганнан соң, Рәүф Мәүлетов һәм аның иптәшләре үзләрен кундырган украиннар белән саубуллашып, Лазовой шәһәрен немецлардан азат итәргә китәләр. Берничә көнлек кискен, каты бәрелешләрдән соң, алар, ниһаять, аны алу бәхетенә ирешәләр. Әле алдым гына түгел, шәһәрне саклап тотарга да кирәк. Моның өчен тирән окоплар казып, яхшы гына әзерләнәләр. Җиде тәүлек буе немец гаскәре кабат шәһәрне алырга һөҗүм итә башлый, әмма совет сугышчылары аны, күп корбаннар биреп булса да, саклап кала.

Соңыннан, Рәүф Мәүлетов исән калганнар белән башка полкка кушылып, сугыш кырына чыгалар. Менә монда фашистлар яңа көчләр белән, самолетларын да актив эшкә җигеп, зур һөҗүм ясыйлар. Кызганычка каршы, совет гаскәре, чолганышта калып, җиңелүгә дучар була, Рәүф Мәүлетов та яраланып җиргә егыла. Кыр санитарлары яралыларны җыеп алып, машинага төяп, чолганыштан чыгарга тырышалар, ләкин булдыра алмыйлар – исән калганнарның барысы да әсирлеккә эләгә.

Бу хәл 26 майда булган. Әсирлектә Рәүф Мәүлетовны берничә тәүлеккә хәтле ач тоталар, кыйныйлар, кимсетәләр. Иң беренче эш итеп немецлар әсирләрне яһүд түгелме дип һәрберсен тикшереп чыгалар. Бу инде аңлашыла да: фашистлар үзләрен генә яшәргә хаклы раса дип санап, башка милләтләрне эзәрлекләгәннәр, бигрәк тә, яһүд халкын күралмаганнар. Тарихтан билгеле булганча, яһүд булып туган өчен генә кешене җәзалап үтергәннәр.

Әсирләрне башта Павлоград шәһәренә, аннан Польшаның Либук исемле торак пунктында урнашкан лагерена озаталар. Анда аларны баракларга бишәр өз кешеләп шыплап тутыралар. Араларында татар, казакъ милләтендәге кешеләр аз булмаган.

Аннан соң автор Германиянең Честоков шәһәренә озатыла, диелгән. Безнеңә, ул Польшаның Ченстохова шәһәре булырга тиеш. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында әлеге шәһәрне Германия басып ала. Шуңа күрә Рәүф Сәгыдваккас улы аны Германиянеке, дип әйтә.

Биредә 200 әсирне заводта эшләтәләр. Анда эшләп йөргәндә автор кәгазь, каләм табып әлеге бәетне яза башлый...

Тоткыннарның нинди михнәтләр күргәннәрен сүз белән генә аңлатып булмый. Шунда да Рәүф Мәүлетов ватаны турында онытмый, һәрвакыт гаиләсен, туган җирләрен сагына, алар өчен кайгыра, туган иленең җимерелүеннән, басып алынуыннан куркып яши.

Шул рәвешле, бәеттә тасвирланган хәлләр лирик кичерешләр белән тыгыз үрелеп бара. Аның текстында мишәр диалектына караган сүзләр дә очрый. Чит төбәктә туып-үскән, яшәгән кеше тарафыннан язылганлыктан, бу гадәти күренеш.

Шунысы кызыклы: бәеттә Хода яки Ходай сүзе, 21, Хак Тәгалә сүзе 4, Алла сүзе 1 тапкыр телгә алына, барлыгы 26 мәртәбә автор Алланы искә ала. Әлбәттә, үлем белән күзгә-күз очрашканда, бу - табигый нәрсә. Ул вакытларда хөкем сөргән атеистик чор булуга кармастан, дин барыбер халык күңелендә яшәгән. Кайсы гына бәетне алып карамасак та, аларның һәрберсендә диярлек Алла сүзе бар.

Рәүф Мәүлетовның дәфтәренең 42 нче битендә түбәндәге сүзләр язылган:

“Ипдәшләр!
Ышбу дәфтәрне кем дә кем ачыб укыб караса, әкрен генә ачыб бер җирен дә җыртмый карасун һәм караб булгач кайдан алган, шунда илтүб куйсын һәм дә бер җирендән дә җыртыб алмасун! Ышбу язуларны язучы Рәүф Сәгыдваккас углы.”

Аның әлеге сүзләреннән дәфтәренең язмышы өчен бик борчылуы, киләчәк буыннарга хәтле, тузмыйча, ертылып харап булмыйча, барып җитүен теләве сизелә. Рәүф Мәүлетовның бу теләге кабул булган, дип уйларга кирәк, чөнки аның әсәрләре бик кадерләп кенә саклана, фәнни хезмәткәрләр тарафыннан өйрәнелә.

Бөек Ватан сугышында катнашкан, фашист зинданнарында тоткын булган гади татар егетенең ниләр турында уйлаганын, нәрсәләр кичергәнен хәзер үзегез дә укып белә алырсыз. Аңларга уңайлы булсын өчен кайбер архаик грамматик формалар хәзерге әдәби тел нормаларына салынды. Кайбер урыннарда рифмалары, иҗек саннары туры килмәсә дә, диалекталь сүзләр очраса да, беренче чиратта, безнең өчен аның эчтәлеге, мәгънәви ягы кызыклы һәм гыйбрәтле тоелды.

Каләмне бисмилла дип алдым кулга,

Ходаем Үзең башла тугры юлга.

Борынгылар бисмилласыз эш кылмаган,

Бисмилласыз һичбер вакыт эш уңмаган.

Азрак тамаша итеп сүз башлыймын,

Бу сүзем гыйбрәт булсын гакыл мулга.

Яраннар, бу сүземне кылам бәян,

Тыңлыйсыз бу сүземне әйткән саен.

Күргәндә әйтмәенчә ярамайды,

Сөйлә дип тел биргәндер бер Ходаем.

Әүвәле сүз башлыймын бисмилладан,

Көчби, алтын, вафасыз бу дөнья ялган.

Герман берлән Русиянең сугышында

Әз генә күргәнемне кылам бәян.

Азрак каләм алдым йирмәк итеп,

Үтенде юлдашларым сөйләп бир дип.

Шунымнан башланган бу сугышта

Күргән гыйбрәтләрне булдым тирмәк.

1941 нче елда 22 нче июньдә башланды орыш,

Төште кайгы-хәсрәт халыкка, яткан тыныч.

Сугышып, ике якта кан түгешеп,

Ахры булып бара ди яман орыш.

Җылады куркып җаннан барча халык,

Илдә ирләр калмас булды гаскәргә алып.

Җан юлдашы ирләреннән аерылып,

Елады күп хатыннар җәйсәр калып.

II

Гаскәргә яшьләрне алып ятар кизәк белән,

Бу сугыш куркыныч булды илгә килгән.

Боларның рәтендә аралашып

Мин фәкыйрь дә чыктым илдән юлга,

Повестка килгәч, алды кулга,

Чакыргансың, военкоматка бардым зурга.

Яратып комиссия гаскәргә алды

Җиденче январьда чыктым юлга.

Хушлашып чыктым өйдән әйтеп азан,

Кардәшләрем җылады азан казан.

Кайберәве җылау түгел, калып ятар

Төгәлләп кайберсен хатка язам,

Җиденче январьда Җәмәлдән чыгып киттем,

Әстерханга “Тыйнак” дигән лагерьга барып җиттем.

Бу лагерьда ике ай уйнап,

Ике айдан соң чыгып киттем озак юлга.

Поезд белән чыгып киттем озак юлга,

Ходаем, Үзең башла тугры юлга.

Яуга карап чыктым илдән,

Туган җирем калды миннән.

Халаек, хуш булыгыз, ата-ана, бала-чага,

Күрмәенчә чара бармы бер Ходаның кушканын.

Барчабыз да өйдә тездә аман кылып

Юлыктырсын туган җиргә Хак Тәгалә.

Өемдәге ата-ана, бала-чага,

Ялварып елыймын бер Ходайга.

Хәләлем Хәләт, юлдаш булдым 15 ел,

Бу дөнья үтә ялган җыйнаган гел.

Озак юл, сәфәр чыгып китеп барам,

Теречлектә үлеп калсам, риза бул, җан юлдашым.

Сабыйларым нуры, елама,

Сабыйларның күз яшьләрен үзең кара!

III

Җиденче мартта Әстерханның вокзалына килеп кердек,

Эшелон килгәч, вагоннарга килеп мендек.

Поездга менәр җирдә кардәшләрем килеп җитеп, калдык җылашып.

Гаскәрнең баш аягын җыйнанагансың, эшелон китте шалтырашып.

Әстерханның вокзалыннан киттек безләр вагоннарга төялеп.

Ата-ага, кардәшләрем, хатын, бала-чагаларым, бар да килде артыбыздан ияреп.

Елый-елый газиз атам йөри шунда яулык тотып кулына.

Елап-елап бер Ходадан теләп калды киләчәктә сау кайтыгыз дип илемә.

Әстерханым калды миннән кайгы яшенә чыланып,

Безләр киттек ерак җиргә азык, икмәк, тоз алып.

Кыр казлары кебек тезелеп китте шалтырашып вагоннар,

Калды миннән аерылып таныш бакча, су булары, авыллар.

Күздән югалып кереп киттек җәелгән тимер юлына,

Яулыгына яшен сөртеп елый-елый атам кайтып китте юлына.

Киң табигать кочагында йөргән чаклар кайда ул,

Үтте бар да, калды артта бакча, күлләр, сулар ул.

Йөри-йөри килеп җиттек Украина иленә,

Һәммәбезне бүлеп бирде украиннар өен.

Күреп үзем хәйран булдым аның кара җиренә,

Игеннәре мул икән, урманнары зур икән.

Салам түбә өйләре, яман түгел көйләре,

Картуф, су эчеп йөри икән үзләре.

Кереп барсаң өенә, ачык була йөзләре,

Кергәннән соң өенә “сидай” диеп утырта.

Чугун белән картуфны алып килеп күтәртә алда,

Бушатып куйсаң чугунны, “ичшу хучешь” дип сорый.

Тамак кырып башны селкесәң, алып килә тагын да чөгендер, кәбестә, борычны,

Дине урыс булса да, мәһабәтле халык икән.

Бичараларның өйләрен немец бозып, ярып талык иткән,

Ягып кына куймыйча, каен атып, каен асып хур иткән.

Берничә көн яткан соң приказ булды безләргә передовойга барырга.

Туры килде безләргә таныш булган өйләр белән саубуллашып калырга.

Шул көнне үк төн белән безләр киттек алырга,

Приказ булды безләргә Лазовойны алырга.

Немецләрнең ныгытмасын тар итеп алырга.

Ничә көннәр сугышып, Лазовойны алдык без,

Немецләрнең барын да сузып-сузып салдык без.

IV

Шулай итеп йөри-йөри кан түгелгән мәйданга якын килдек,

Җиде сутка оборонда монда яттык, әйтеп булмас михнәтләрне монда күрдек.

Тирән итеп окоп казыдык командир кушуына,

Чыдый чара бармы бер Ходаем кушуына.

Шулай итеп, фронтовой полосага барып кердек,

Һәртөрле михнәтләрне монда күрдек.

Китте хәзер, янып торган ут эченә барып кердек,

Сугышка корал алып, килеп кереп, борчактай явып торган укны күрдек.

Кергезде барчабызны алып килеп,

Кайберебез үлеп калды пуля тиеп.

Алып килеп кушты безне передовой бер полкка,

Җирнең өсте тулып калды үлеккә.

Минометный ротага мин кушылдым,

Каһәрен яуды күп, мин орышдым.

Шулай сугышып йөргәндә яралы булып калдым мин,

Кан китүгә чыдамый шунда талып калдым мин.

Җыеп алып санитарлар полевой санчастька салганнар,

Һәр немец корчагансың, тылга озата алмаганнар.

Полевой санчастьта ятканда, самолетлар ук атканда,

Машинага утыртып, анда-монда илткәннәр,

Чыгарга юл тапмагач, кире ташлап киткәннәр.

Безләр раненный адәмнәр шулай сасып ятканда,

Өстебездән самолетлар ук атканда,

Аяк-куллар яраланып, канга буялып ятканда

Немецлар өстебездән курчап алып, гыйлаҗ бармы, сансып пленга үттек.

Гыйлаҗсыз туып-үскән җирдән киттек,

Шулай булса,бер Ходаның рәхмәтеннән өмет иттек.

Шушылай әсир булып төштек кулга,

Немецлар “ауф”, “ауф” салды юлга.

Шулай итеп, ихтыярсыз дошманга әсир булдык,

Немецларның машиналары әсир белән тулдык.

Ни булыр дип көнебез, үзебез куркып еладык,

Ялварып кадир Ходага хәмед әйтеп теләдек.

Йөзе кара немецларның кансыз икән йөзләре,

Дуңгыз кебек маңкылдап акырадыр үзләре.

Ничә сутка аш бирми алып китте безләрне,

Яһүд түгелме сезләр дип карады баш-күзләрне.

Егерме алтынчы майда төштек кулга,

Немецлар “ауф”, “ауф” дип салды юлга.

Шулай итеп, мал шикелле айдап салып,

Станца Чибитовкага айдап салып.

Монда берничә көн ятканнан соң

Отправка итеп Павлоградка айдап салды.

Күзләребез канлы яшьләр белән тулды,

Бетләп-кортлап йөргән көннәр бик күп булды.

Монда бераз ятканнан соң,

Михнәтләрне тартканнан соң

Отправка итеп куеп, Польшага

Либуктагы членный лагерьга алып барды.

Күп икән бу лагерьда татар, казакъ, урыс халкым,

Бер халыкларны күргәннән соң үземдә булды җаным.

Һәр ягыбыз корчап алган чәнечкеле тел белән,

Немецларга аңлатабыз сакау шикелле ым белән.

Күп уйласаң, эчкә тула кайгы, сана илдә аман микән бала-чага?

Язгы туган куйдай җамратып җиткерерме мохтаҗмы Хак Тәгалә,

Туган илем – алтын җирем тора микән урынында?

Шул илемне күрәм микән яисә күрми үләм микән гомеремдә,

Уйлап торып үз-үземә фикер итәм:

Бу дөньяда тере йөргәнемә әле булса шөкер итәм.

V

Көне-төне йөрибез хезмәт ипләп, немецтан курка-курка,

Көненә эчкәнебез бер кат чөгендер шурпа.

Кардәшләрем исемә төшсә, елыймын күңелем тулып,

Ходай күрсәткәнсең калдык немецка кол булып.

Бала-чага искә төшсә, елыймын күңелем тулып,

Йөрибез эшләп бит-авыз кара корым булып.

Һич рәхим үзебезгә немецлар төшмидер әйткән сүзебезгә,

Шушылай гомеребез үтәдер һәрдаим

Бу сугышның ахырын хәер кылсын бер Ходаем!

Немец биргән иске чумкы киемнәрне алдык киеп,

Ходаем чәчкән ризыкны йөрибез Германнан тиреп, җыеп.

Бу сүзләрне язмадым мин гакыл мулга,

Күрмәенчә чара бармы бер Ходаем язган соңра.

Германның ничә төрле городларына барып тордым,

Ничә төрле халыкларны барын күрдем.

Йөрибез город буенда кулларыбызга көрәк тотып,

Бала кебек торабыз немец ни бирер дип көтеп.

Шурпабыз бераз булып куйса, куанабыз,

Ашап булгач, күңелебезне юатабыз.

Туяр-туймас ашап куеп ашыбызны,

Ялтыратып ялап куеп кашыгыбызны.

Шулай итеп җиткерәбез без кичәне,

Такта караватта ятабыз, матрас итеп печәнне.

Картуфның кабыгын күрсәк алабыз йөреп барып,

Немец явыз күрсә кындак белән урып калып,

Карын ач, хәл юк булганга кайберебез каладыр шунда калып.

Гражданнар яныбыздан китсә үтеп,

Өмет итеп калабыз ни бирер дип көтеп.

Әгәр шунда явыз немец эш чатак,

Киләдер сиңа акырып кулындагы мылтыгын такап.

Әгәр шунда табыш яхшы булса, куанабыз,

Гражданнар биргән ризыкны бүлеп алабыз.

Арбада чи картуф күрсә, алабыз йөреп барып,

Немец явыз күрсә, каладыр урып калып.

Кич булса, кайтабыз ничә кабат чәнечкеле тел эченә,

Арганлыктан карап булмый бер-беребезнең төсенә.

Хәл юклыктан кайберебез каладыр юлда артта калып,

Шул вакыт явыз немец күрсә, “лус”, “лус” дип каладыр урып калып.

Аягыбызга кигәнебез агач итек,

Шулай арып кайтабыз лагерьга хәлдән китеп.

Безне күргән гражданнар торадыр хәйран булып,

Шулай безләр йөрдек немецта әсир булып.

Һәр баракта ятабыз биш йөз кеше,

Менә немецның безгә күрсәткән эше.

Һәр баракта ятабыз биш йөз кеше, туп тыеп

Мин бәетне яздым эчем көеп.

Лафуктагы лагерьда ике ел ятканнан соң,

Польшаның ризыкларын татыганнан соң,

Безне янә отправка итеп салды Германия Чиштоков шәһәренә.

Чыдамый чара бармы немецның каһәренә.

Чистакауда заводта хезмәт иттек 200 кеше,

Менә бу немецның безгә күрсәткән эше.

Күрсәткәнен бер Ходаның хәер итәм,

Һәртөрле михнәтләрне күреп үттем.

Немец биргән иске-боскы киемнәрне алып кидем,

Ходаем чәчкән ризыкны Германнан тиреп җыйдым.

VI

Хәйран илем хат язамын исемә алып

Тормышымда тере йөргәнсең көндә ярык.

Халыкның күпчелеге кырылып,

Үлеп кизләскән гомеремдә бу бер тарих.

Бисмилла дип эермәк итеп алдым, калам

Бер Үзең ярдәмче була, Хак Тәгаләм.

Кайгылар кара көндә искә алып,

Азрак язмакчымын, килсә чамам.

Я, Алла, бер Үзеңә сыенабыз,

Сүзсез һәр тарафтан җыенамын.

Барадыр гомер үтеп бу пленда ярдәм бер Ходаем, бер Үзеңә сыенамын.

Барадыр гомер үтеп бу пленда ярдәм бер Ходаем, бер Үзеңә сыенамын.

Барадыр гомер үтеп бу пленда,

Бу хәлгә дучар булдым чыгып илдән.

Өстәдем талап итеп кәгазь, каләм

Заводта эшләп йөргәндә 200 адәм.

Әмәл бармы кодрәт менән

Әәйдәп салган Хак Тәгаләм.

Немец тәрбияне бирмәсә дә, истән чыкмый

Артта калган илем, җаем.

Җиремнән су, мал, бал, ата-ана,

Бала-чага, әманәт Үзеңә бер Ходаем.

Кадерле хуш амәт, газиз атам,

Кадердән артык иде синең чамаң

Һәм шулай ук газиз сеңлем,

Кара күзле ике балам.

Һәм шулай ук ак сакаллы Фарис агам,

Хуш амән, газиз анам.

Амән булыгыз кардәшләрем,

Уйнап көлгән юлдашларым.

Дам әйдәп чит илгә мөсафир булып киттем,

Ничә биек тау арасыннан үтеп киттем.

Илдән ризыгым күтәрелгәч,

Бер Ходаның биргәненә сабыр иттем.

Кайда барсам, кайда йөрсәм,

Юлдаш булсын Хозыр бабам.

Ата-ана, дус-ишләргә кавыштыра күр бер Ходаем,

Алдагы көнне белер Үзе бер Ходаем.

Тереклектә, кардәшләрем, бер күрергә интизармын дидарыгызны.

Бер күрсәм дидарыгызны арманым аннары үлсәм.

Язгучы Рәүф Сәгыдваккас углы.

1943 ел.