Ничек мин татар теленең белүен кадерен һәм мәгънәсен үз күзлектән аңлаттым.
Журналист 9:21
Добрый день. Я корреспондент газеты ***** ***** (газета издается на татарском языке). я видела ваш комментраий) вы вчера написали баш тарту)) вы учите татарский язык?) мы пишем статьи о людях, которые учат татарский язык)
Мин 9:51
Мин өйрәнеп бетердем инде) Тәәк, каментларда уйнап кына язгалыйм) Бернинди газетага эләгәсе дә килми)
Журналист 9:52
нишләп инде)
татар булып та үз телен белмәүчеләр бар. ә сез менә өйрәнгәнсез.
үрнәк итеп язабыз бит)
Мин 9:55
үрнәкләр булышмыйлар бит) кешенең "не как все" буласы килә, ә белмәүче татарларга мондый үрнәк "не как все" кебегрәк түгелдер
Журналист 9:55
ялындырмагыз инде)
Мин 9:55
ялындырмыйм)
Журналист 9:57
кызганыч)
Мин 9:57
олы шан эшемә зарарлы, кызганычка каршы(
Журналист 9:57
шан?
Мин 9:57
дан)
Журналист 9:58
бәлки, уйларсыз әле)
танышларыгыз арасында бармы сезнең кебек татарча өйрәнгән?
Мин 9:58
**** директоры М*** А******* бар
***ның бер факультеты
ул барыбер публичный кеше)
Журналист 10:00
сөйләшерме икән соң?)
Мин 10:00
белмим)
ну ул экспериментләргә ачык җан)
Журналист 10:01
яхшы. рәхмәт)
сез дә кызыклы кеше бугай
Мин 10:03
баш тартмыйм, әлбәттә)
Журналист 10:04
димәк, сез риза)
Мин 10:04
юк, мин кызыклы кеше дип әйтүегездән баш тартмыйм)
ә репортажыгыз герое була алмыйм хәзер)
Мин 10:11
мине запаска саклап куегыз ) шул телләр темасына берничә гади булмаган фикерем бар, ләкин ачыкланырга вакыт әле җитмәде. өлкән улым садикны укып бетергәнче мин әле әзер түгел.
Журналист 10:12
яхшы) ә ник улыгыз белән бәйле
аңладым. язармын мин сезгә.
Мин 10:16
ну ул татар садигына бирелгән. анда телне үзләштерү процессларына күзәтеп торам, минемчә шул чак балалары телне саклап калу процессында ул иң мөһиме, ә шуның турында гәзит сүзләре җитмидер ((
Журналист 10:19
соң языйк шуның турында
Мин 10:22
тагын, безнең ата-ана буыны, шул балаларның әби-бабайлары, минечә, телне үзләштерүгә ялгыш карыйлар. кайнанама карата да, шуны күрәм. балага эндәшкәндә җинелрәк юлны эзлиләр. 2-4 яшьлек балага үстереп кенә телне баетып шул балага аңламый торган сүзләрне кулланып дәшергә кирәк дип уйлыйм
яки ике телне белсәң дә, бала аңламый торган телендә күбрәк сөйләшергә кирәк. баланың көчсез "ягын" үстерергә кирәк, бездә көчле якларны гына үстерәләр
Мин 10:41
шул буынга карасам, бернинди... телгә генә түгел, тормышка карау ниндидер... тукланмаганмы? кайнанам "нишләп улыгыз белән инглизчә гаиләдә сөйләшмәгез, сөйләшсәгез иде". без әлбәттә шуны булдырабыз, мин инглизчә эшем буенча көне буе сөйләшеп торсам, без вакыттан 10% татарча сөйләшкән урынына инглизчә сөйләшер идем, ләәәәкин, бер зур ләкин бар: татарчаны ул, минечә, садикта да үзләштермәс. инглизчәне һәр кыенрак эштә табачак, шул балалар буыны инглизчәне яхшы беләсеннән качмас. минем 30 яшьтәге тәҗрибәм аларның 60 яшьтәге тәҗрибәсеннән шул темаларда икеләтә өчләтә күбрәк, ләкин дөреслегемне исбатлана алмыйм (
Мин 10:49
вәт нәрсә соң бу? 1921 елгы буыннан буынга тапшырыла торга Ачлык травмасы яки нәрсә ул? алар бит тел проблемасына "туклану-әрәм итү" күзлектән генә карыйлар. хәзер аларда "инглизчә" == "ач калмас", ә ни өчен алар ач калмаган, туйганчы ашаганны нәрсә борчыячак дип сораштырмыйлар, алдан ук уйламыйлар?
Мин 10:58
минемчә, телне үстерү турында язганда шул теманы ачырга кирәк: сез телгә практик куллану күзлектән генә карыйсыз, әлбәттә, шундый утилитар яктан татарчаның файдасы аз. ә сез балаларыгызга, балаларыгызның кирәклелегенә, аларны кәнәгатьләндерерлегенә алдан ук карагыз, сездә бар булганы аларда бар инде, сез үзегезгә әле ачык булмаган (яки мәнге дә ачык булмас) кирәклелекләре аларга төп ихтияҗ булачак. шундый киләчәк буыннарының ихтияҗларга алдан ук карау, үзегезгә кирәкмәгәнне аларга кирәкле булып кабул итү, кирәклелегенне Маслоу пирамидасы буенча артып баруын кабул итү бииик тә кирәкле. шунысын әби-бабайлар буыныны аңлаттырырга кирәк дип уйлыйм
шундый арта торган ихтияҗларның берсе - дөньяга тәэсир итү. татарча белгән кешенең тирәсеннән аерым бер дөнья. синең "беренчә татарча фәлән нәрсә"нең авторы булуына шанслары арта. урыс яки инглиз телле дөньясына тәэсире биик тә аз, татар телле дөньясына тәэсирегез сизелерлек
Журналист 11:04
бик аңлап бетермәдем. фикерегез ошады)
Мин 11:04
)))
хәзер, бернинди үрнәкне өстим )
Мин 11:22
Хәзерге һәр әби-бабай оныгы зур зарплаталы программист булып эшләсен дип "татарчага вакытын әрәм итмәсен" дип, "татарчага әрәм итмәсә, күбрәк инглиз белән программлау телләрен белер" дип, баланың көчле булмаган татарчаны үстерми, инглиз белән программлау телен генә үстерә. Ярар, ирештеләр, баласы зур үскәч, зур зарплаталы программист булып эшли, инглизчә чит илләрдән хезмәттәшләр белән сөйләшә, материаль яктан барысы да яхшы. аның ата-аналарының булган ихтияҗларын ул үтәде, ул бит ата-аналарының үтәмәгән ихтияҗларның түбәсе, башы иде, алар шунысына казынмый калганнар, ә ул балага ул ихтияҗларның пирамидасының нигезендә, ул аларны бик элек үтәде. хәзер аның ихтияҗы биегрәк. ата-анадан бирелгән инглиз белән программлау телләре җитми. аның бернинди дөньяда мөһим кеше, беренче юл салучы буласы килә. ләкин глобаль дөньяда аның бернинде өстенлеге дә юк: глобаль дөньяда инглиз телле, программлау теллеләр миллионлап яталар ) мөһим буласы өчен башка дөнья кирәк. шул егеткә беренче татар кушымтасы ясар өчен программлау телен белүе җитә. ә хәзер татарчасы җитми! үз үзенне мөһим кеше дип санау өчен, акчасы җитсә дә, шундый ук сатып алмаслык нәрсәләр кирәк - татар телен белүе, җирле кешеләргә бәйләнеше һбһбһбһ
Журналист 11:22
шәп фикер
Мин 11:25
әгәр шул ата-аналар яки әби-бабайлар "минем балам шундый биек ихтияҗларга, минем кебек, беркайчан җитмәс, баламның төбәнәк кенә ихтияҗлары булачак" дип уйласа, сез начар, балагызга ышанмый торган ата-аналар икәнсез, шунысын дә өстеп була )
Журналист 15:11
сезнең турында язабыз булдымы инде?)
Мин 15:14
Булмый) сөйләп биргәнем мине шәхси яктан кагыла (кайнанам, улым тәрбиячеләре дә һбһб), шуннан ачык рәвештә үрнәк булып керткән детальләре янында исемемне калдырасым килми )
аноним рәвештә дә матур түгел килеп чыга
Журналист 15:19
аноним булмый шул)