Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Районда тагын бер шугалак ачылган. Кайда?

Яңа ел ялларында Нөнәгәр авылында шугалак ачылды.

-2


Шугалак ачылышына Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров кайткан иде. Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, "Кызыл юл" хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин, Нөнәгәр урта мәктәбе директоры Айрат Сөләйманов та чараның мөхтәрәм кунаклары булдылар.
Бай бәйрәм чарасы хоккей ярышлары белән тәмамланды.

-3

– Җирлегебездә өч хоккей командасы бар. Бәйрәм чарасында алар үзара көч сынашты. Чутай авылы командасы беренчелекне яулады, икенче урында авыл яшьләре, ә өченче урында ветераннар командасы калды, – диде җирлек башлыгы Альфред Әхмәтханов.

Гөлзидә Газизуллина