Куныр урта мәктәбендә укытучылар көне үзенчәлекле узган.
Бәйрәм уңаеннан, укытучылар котлаулар, чәчәк бәйләмнәренә күмелгән. Укучылар әзерләгән сюрприз исә бүләкнең иң затлысы булган. Бу көнне укытучылар эшләреннән азат ителгән. Мөгаллимнәр урынына дәресне яшь укытучылар - укучылар алып барган. Остазлар исә бу көннен укучы ролен үтәгән. "Балачакка кайткандай булдык. Укучыларыбызның сәләтләренә сокланып, һәрберебез дәресләрдә актив катнашырга тырыштык", дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Рамил Нәҗипов.