Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Казылыгыӊ тәмлеме, каймагыӊ куемы? (+фоторепортаж)

30 сентябрьдә Балтачыбызга Арча, Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләр җыелды

-2

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре тәкъдиме буенча җитештерелә торган продукцияне сатуда ярдәм итү юнәлешендә чыгышлар, тәҗрибә уртаклашу оештырылды.

-3

Моннан тыш, район мәдәният үзәге фойесында эшмәкәрләрнеӊ казылык һәм сөт продукциясе товарлары тәкъдим ителде.

-4

Тамашачы сайлап, тавыш биргән иӊ яхшы җитештерүчеләр соӊыннан бүләкләргә лаек булдылар.

-5

Сәхнәдә концерт номерлары һәм спектакль аша коопертивларга берләшү, авырлыклар алдында туктап калмау, ә бергә, бер максатка тупланып эшләү турында эшмәкәрләргә сәнгать номерлары аша җиткерделәр.

-6

Икенче көнне, шушы чара кысаларында төрле продукцияне «Туган Як» («Родной Край») исеме белән сату проектының презентациясе узды. Район утырышлар залыннан Германиядән онлайн режимында кооперация буенча белән экспертлар белән аралашу булды.

-7
-8
-9
-10
-11
-12
-13

Баш мөхәррир

Фото: автор

Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.