Әйе, Арбор көрәше белән чирек гасыр вакыт узып та киткән. Югыйсә, әле генә башлаганбыз кебек, заманында районыбызда данлыклы “Ударник” кумәк хуҗалыгы призына балалар арасындагы татарча көрәш ярышларын... Аннан соң купме сулар аккан, купме узгәрешләр булган, купме батырлар чыккан икән. Менә инде исеме дә узгәргән, бугенге көндә “Арбор” җәмгыяте призына дип аталучы ярышларыбызның 25 еллыгын да зур итеп уздырдык. Үзенең батырлары белән дан тоткан Арбор авылында ел да без традиция буенча көрәш сезоныбызны ачып җибәрәбез. Ни дисәң дә, Арборны республикага гына тугел бөтен дөньяга таныткан, бертуган Хәйретдиновлар авылы бит. Үзләренең тырышлыгы белән, остазлары Атказанган тренер Дамир Гобәйдуллин кул астында шөгыльләнеп,шушы көрәштә чыныгу алган Айдар дөнья чемпионы булып, халыкара класслы спорт остасы дәрәҗәсенә җитте, Ринатыбыз исә, Татарстанның атказанган спорт остасы булып танылды. Инде шушы көрәштә аларның уллары бил алыша башлады. Менә бит, тарих ничек дәвам итә. Билгеле, бу өл