Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Балтачта "Нәтиҗәле үсеш һәм кооперация атналыгы". Кайчан?

Балтачта "Нәтиҗәле үсеш һәм кооперация атналыгы" киңәшмәсен үткәрү планлаштырыла.

11-12 сентябрь көннәрендә Балтач районы территориясендә халык һәм эшмәкәрләр белән очрашулар узды, аларда «Татарстан республикасы кооперацияне үстерү буенча компетенция үзәге» вәкилләре кооператив бәйләнешләрне тикшерделәр һәм ачыкладылар.

Бу мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен 30 нчы сентябрь көнне Балтачта "Нәтиҗәле үсеш һәм кооперация атналыгы" киңәшмәсен үткәрү планлаштырыла. Анда оештыручылар театральләштерелгән номерлар аша гамәлдәге хуҗалыкларны ныгыту һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның табышлылыгын арттыру юлларын күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, кооперация ярдәмендә авыл хуҗалыгына яшьләрне актив җәлеп итүче чит ил белгечләре белән телеконференция оештыру көтелә.

Чара Балтач районы мәдәният йортында 30 нчы сентябрьдә 16.00 сәгатьтә уздырылачак. Рәхим итегез!

Тулырак: Хезмәт