Балтач зиратында күләмле чистарту эшләре башланды. Аңлашылмаучанлыкларга тарымас өчен алдан чарасын күрүегез сорала.
Инде өч атна дәвамында Балтач зиратында чистарту эшләре бара. Районның “ХЭС” оешмасы егетләре зур агачларны кисәләр. Әйтергә кирәк, күләмле эш һәм авыр хезмәт. Агачларны еккан чакта чардуганнар өстенә аву очраклары да бар. Кайбер чакта халык белән аңлашылмаучанлыклар да килеп чыга. Андый хәлләргә тарымас өчен алдан чарасын күрүегез сорала.
Бу хакта тулырак “Хезмәт” газетасы битләрендә.