Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

ФАРЫЗ ГАЙБӘТ ХАКЫНДА

Оглавление

-2

Расим Хабибуллин

Бүген мөселманнарның артка калу сәбәпләренең берсе, ул да булса вакытында сөйләргә тиешле сүзләрне дә “гайбәт сөйләмә”, дип кешене һичшиксез сөйләргә, башкаларга хәбәр бирергә тиешле сүзләрне сөйләүдән тыю тора. Әгәр бүгенге кайбер мөселманнарның һәр сүзне гайбәткә сылтаулары дөрес булса, сәхабәләрнең Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) килеп төрле сораулар белән мөрәҗәгать итүләре, бер-берсе хакында зарланып сөйләүләре барысы да гайбәт булып чыгар иде. Чөнки хәдисләрне карасаң, фәлән кеше фәлән кеше аркылы фәлән кешенең шул гамәле хакында шулай дигән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу хакта шулай җавап биргән, схемасы белән бара. Берсенә дә Пәйгамбәребез (с.г.в.) “Бар, гайбәт сөйләнеп йөрмә монда”, дип җавап бирмәгән. Һәрбер сорауларына яхшы итеп аңлатып җавап биргән һәм без шул хәдисләрдә күрсәтелгәнчә гамәл кылып яшәргә тиешбез, әгәр үзебезне Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) өммәте итеп санасак.

Кайсы очракта гайбәт фарыз булып тора? Берничә мисалны карап китик.

1.Кайчан кеше рәнҗетелүгә дучар ителә. Аны бертуктаусыз рәнҗетеп торалар. Шул рәнҗетелүләрдән котылыр өчен ярдәм итәрдәй кешеләргә рәнҗетүче кеше хакында мөрәҗәгать итү фарыз була, чөнки үзеңне рәнҗетүгә риза булып торырга ярамый. Әйтик ире хатынын рәнҗетеп яши икән, хатынның казыйга, яисә туганнарына мөрәҗәгать итүе фарыз.
2.Гаделлекне торгызу өчен, кемгәдер зыян китерүне туктатыр өчен тиешле оешмаларга яисә дәрәҗәле кешеләргә мөрәҗәгать итү. Мисал өчен, “Фәлән кеше башкаларга карата шундый-шундый гаделсезлек кылды”, дип хәбәр итү.
3.Берәүнең гыйлемле кешегә фәтва сорап, кемдер аңа шәригатькә каршы килеп, аның шәхесен кимсеткән булса, шул турыда гыйлемле кешегә, яки казыйга мөрәҗәгать итеп дини күзлектән дөреслекне белер өчен мөрәҗәгать итү.
4.Кешеләргә куркыныч янаган очракта кисәтеп кую. Әйтик, берәр кешене вакытында туктатмасаң ул берәрсенә, яисә кешеләргә бәла китерүе, кемнедер үтерергә мөмкин булган очракта зыян салучы кеше хакында хәбәр итү фарыз булып тора.
5.Әгәр берәр кеше кемнеңдер малын урлашса, һәм аны урлашмаска кисәтүдән соң да үзенең урлашуын дәвам итсә, аның хакында халыкка мөрәҗәгать итү фарыз булып тора.
6.Кайчан берәрсе икенче бер мөселманны бидгать гамәлләр кылырга чакыра, мисал өчен бүген бездә киң таралыш тапкан, кешеләрне ислам диненнән чыгарып җибәрә торган вафат булган мөселманнарның 3; 7; 40 һәм елы мәҗлесләрен уздырырга өндәсә, ул кешегә иярмәскә чакыру, хәтта ул кеше имам булса да, фарыз булып тора. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйтә: “Без аларны дөньяда имамнар кылдык, алар үзләренә ияргән кешеләрне утка чакыралар, аларга кыямәт көнендә ярдәм бирелмәс”, (28. 41.)


Мөселман кешесе икенче бер мөселманны җәһәннәмгә илтә торган гамәл кылмаска чакырырга тиеш.

Шуның өчен утка чакыра торган имамнарга иярмәскә чакыру фарыз булып тора. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Сөннәтен үтәүчеләр өчен шундый хәдисләр бар. “Дингә кертелгән һәр яңалык – бидгать, һәр бидгать – адашу, һәр адашу утка илтә”, яисә тагы менә шундый: “Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Кем миннән соң динебезгә яңалык кертсә, аның кылган гөмрәсе дә, хаҗы да, тоткан уразасы да, намазы да, зәкәте дә, кылган изгелекләре дә кабул булмый, ул җәядән ук чыгып киткән кебек исламнан чыгып китә”.
Мөселманны исламнан чыгарып җибәрә торган гамәлләр кылмаска чакыру һәр мөселман өчен фарыз.


Аль-Фудайль ибн ‘Ийяд сказал: “Дела того, кто будет любить приверженца нововведений, Аллах сделает тщетными и выведет свет Ислама из его сердца!” аль-Лялякаи 263, Абу Ну’айм 8/103.