Кариле авылында урнашкан амбулатория табиблары халык сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә һәр мөмкинлекне файдаланалар. Алар, Норма мәдәният үзәгенә җыенга тупланган халыкны, җыелыш башланганчы, сәламәтлекне кайгыртуда вак мәсьәлә булмавын исбатлап, бу нәлештә гади адымнардан башларга өндәделәр. Сүз гриппка каршы вакцина куллану турында. Грипп эпидемиясе ел саен күпләрне егып ташласа да, аныӊ белән көрәшүнеӊ хәстәрен алдан күрүне артыкка саныйбыз. Ә алай ярамый икән. Кариле һәм Норма авылы сайлаучылары сайлау көнне гриппка каршы вакцина казата алачаклар, участокта ике медицина хезмәткәре кизү торачак. Бу мөмкинлектән күпләр файдаланыр, дип ышаныйк. Ә җыенныӊ үзенә килгәндә, авыл җирлеге башлыгы Радик Шарифҗановныӊ һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгышыннан соӊ, сораулар озак «җитеште». Район буенча социаль объектлар төзү, төрле программаларда актив катнашу авылныӊ йөзен үзгәртүгә зур этәргеч бирә. Озак еллар шушы җирлектә хуҗалык рәисе булып эшләгән Сәйдәш Исрафилов бу өлкәдә үзгәрешл