Пыжмара авыл мәдәният залында район җитәкчелеге белән очрашуга килгәннәр шәт, юкка вакыт уздырдык, димәгәннәрдер. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев үзләренеӊ чыгышларын һәркемгә аӊлашырлык фактлар белән, дәлилләп алып бардылар. Берәүләргә башта чыгыш ясаган җирлек артистларныӊ концерт-тамашасы ошаса, икенчеләр үзләрен күптән борчыган сорауларына җаваплар алдылар. Дөрес, һәр кешенеӊ теләге яисә борчыган мәсьәләсе җыелышта күтәрелде дә, үтәлде дигән сүз түгел. Иӊ мөһиме, кешеләрне борчыган сорауларныӊ җитәкчелекккә ирешүе һәм карарлар кабул иткәндә, нәкъ шушы тәкъдимнәрне искә алу бит. Бу очрашу Пыжмара җирлеге халкы сәламәтлек саклау өлкәсе белән якыннан кызыксынуын күрсәтте. Гаҗәпләнәсе юк, сәламәтлек һәркемгә кадерле бит. Чепья участок хастаханәсенеӊ дәваланып, тәүлек буе ята торган койкалар санын бетерү күпләрдә ризасызлык тудырган иде. Бу бирелгән сорауларда да ачык күренде. Район баш табибы Газинур Давлиев үз чыгышында һәр юнәлешне