Укытучыларның төп август киңәшмәсенә кадәр районда математика укытучылары да киңәшеп алды. Алар узган уку елындагы ОГЭ, ЕГЭ нәтиҗәләрен анализладылар, 9 нчы сыйныф математикасыннан ОГЭ буенча 2020 елга проект өлешен карап үттеләр. Яңа уку елына яңа бурычлар куйдылар.
Эш программаларының тәртибен барлап үттеләр.