Балтач районында диспансеризациягә автобус кемнәрне йөртәчәк? “Демография” милли проектының "Өлкән буын" проекты кысаларында Балтач районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансер күзәтүен, онкологик авыруларны ачыклау, скрининг тикшерүләр үткәрү, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү, ихтыяҗ булганда планлы госпитализацияне үткәрү планлаштырыла. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк аз һәм начар хәрәкәтләнүче өлкәннәрне медицина оешмаларына илтү хезмәте даими режимда 2 сентябрьдән эшли башлаячак. Өлкәннәргә ярдәм бик кирәк. Ул бигрәк тә авылдагы авыр хәрәкәтләнүче ялгыз яшәүчеләр өчен кирәк. Милли проект кысаларында бүлеп бирелә торган яңа автомобиль районның ерактагы торак пунктларыннан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны район үзәк хастаханәсенә китерүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм итү программасын эшләү һәм