Балтачта “Безнең ишегалды” проекты кысаларында җәмәгатьчелек белән очрашулар дәвам итә. 31 июль көнне Балтач бистәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашында җәмәгатьчелек белән чираттагы очрашу үтте. Беренче фикер алышу Ленин урамыныӊ автовокзал каршында урнашкан өч күп катлы йортлар ишегалдында булырга тиеш иде, әмма явып торган яӊгыр фикерләшергә килүчеләрне подъездга керергә мәҗбүр итте. Очрашуларныӊ күп фатирлы йортларныӊ ишегалларын, ян-тирәләрен яшәү һәм ял иү өчен тамырдан үзгәртүне – бер максатны күз алдына тотып үткәрелүен искә алсак, бәлки бергә тупланып узуы максатка ярашлырак та булгандыр. Бу йортларда яшәүчеләр фикере буенча, дөрестән дә, үзгәрергә вакыт җитте һәм бу мәсьәләнеӊ тормышка ашырылуы бердәмлектән торачак. «Балаларга уен мәйданчыгы, балалы яшь әниләр, олы апалар өчен ял итү зоналары, барлык кеше сокланып китәрлек төп урам якны дизайн белән эшләү мәсьәләләре нәкъ шушыннан торачак», – дип белдерде Ранил … . Ул шула