Күптән түгел почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Быелгы бәйрәм чарасы башка еллардан аерылды: кемнәрдер параходта җырлап-биеп күңел ачса, кайберәүләр мул табыннар артында бәйрәм итүне өстен күрде.
Бәйрәм булгач, әлбәттә, бүләкләнүләр дә булмый калмый. Борнак почта бүлекчәсеннән Ольга Петрова, Бөрбаштан Рәмзия Гафурова, Чепьядан Раушания Мөхәммәтгалиева, Пыжмарадан Суфия Фәйзрахманова, Нөнәгәрдән Эльмира Фазылҗанова, Балтач почта бүлекчәсеннән Гөлфия Нуриева озак еллар намуслы хезмәтләре өчен район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Балтач почта бүлекчәсенең почта эшкәртү һәм ташу участогының 1 класс сортировщицасы Гүзәл Сабирова, Карадуган авылы хат ташучысы Әлфия Шакирҗанова, почта бүлекчәләрендә операцияләрне исәпкә алуны контрольдә тоту төркеме җитәкчесе Сурия Хәсәнова, шофер Шамил Әдһәмов “Татарстан почтасы” рәхмәтенә ия булса, Борнак почта бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфирә Әхмәтханова Мактау таныклыгы белән бүләкләнде. Иске Салавыч почта бүлекчәсе җитәкчесе Фагыйлә Нәкыйпова “Татарстан почтасы”ның Мактау тактасына кертелде.
Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының 2 август санында таныша аласыз.