Найти тему
Муслюмово-информ

Мөслим урамнарына велосипедчылар чыкты

Традицион велойөреш хәрәкәт итүнең бу чарасын үз итүчеләрне берләштерде. Бу көнне баш табиб та, мәктәп директоры, укытучылар, башка хезмәткәрләр, пенсионерлар, өлкәннәр һәм яңа тәпи баскан сабыйлар да спортчыга әйләнде.

Велоузышка старт бирелгәнче, барлык катнашучылар "Яшел Фитнес" спорт проекты кысаларында зарядка ясады. 
Велосипедчылар, Мөслим урамын, “Кояшлы Ык” паркын урап, финишка якынлашты. 
Чараның финалы номинацияләр буенча бүләкләү булды. Иң яшь велосипедчы – Газизә Мирзаянова (2,4 яшь); иң өлкәне – Зәйтүнә Минһаҗева ; иң җитезе- Кирил Чан.Фахразиевлар “велогаилә” гаилә буларак танылды. Иң оригиналь велосипед Әмин Сираҗетдиновта.

Раушан Нигьматуллин фотолары.