Хәзерге минутларда Балтачта район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында эшмәкәрләр белән очрашу бара.
Очрашу шәхси эшмәкәрләрнең эш урыннары белән танышудан башланды. Алар башта Кече Лызида урнашкан Фәрит Галимҗановның “ФарМат” җитештерү цехында, Раиф Гафиуллинның бакча җиләге плантациясендә булдылар, чираттагы маршрут – “Ял” кафесында тушенка ясауны, “Агротрактор” паркында агротехникаларны ремонтлауны карау.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнаша.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.