Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Изге эшләрегез дәвамлы булсын (+фото)

21 июль көнне Түбән Сәрдек авылында бик күркәм мөселман сабантуе узды.Әлеге сабантуй балалар өчен дә, олылар өчен дә онытылмаслык булгандыр дип уйлыйм.

-2

Шушы мөселман сабантуен үткәрүдә үзләренең зур көчләрен куйган Салих хәзрәт белән Тәгъзимә абыстайга, Нургаян абый Йосыпов, Азат абый Гайнуллин, Шамил абый Гыймранов һәм аларның гаиләләренә,балаларны гыйлемгә өйрәтеп, сабантуйда чыгыш ясарга әзерләгән мөгаллимәләр Резеда апа белэн Наилә апага, матур итеп алып барган Алсу апа Тәбрисовага һәм Рәйханә апа Низамовага,уеннарны оештыручы апаларга да авыл халкы, кунаклар исеменнән олы рәхмәтләр җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр, ныклы сәламәтлек, эшләрегезнең уң булуын, гаилә бәхете насыйп итсен. Барыгызның да изге эшләрегез дәвамлы булсын иде. Шушындый мөселман сабантуйлары ешрак үткәрелсен иде, дип теләп калабыз.

-3
-4
-5
-6
-7

Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Айзилә Закирова,

Сәрдек авылы.

Фото: автор