Найти тему
Тюлячи Информ

Изгеләр зиратын чистарту буенча өмә үтте

Узган ял көннәрендә районыбызның Кече Мирәтәк, Олы Нырсы, Кече Нырсы авыллары янәшәсендә урнашкан Изгеләр зиратын чистарту буенча өмә үтте.

Анда әлеге авылларда яшәүчеләр һәм бүгенгесе көндә башкалабыз Казан һәм республикабызның төрле район һәм шәһәрләрендә гомер итүче якташлар актив катнашты, барлыгы 80гә якын ир-ат булды. Халыкның әлеге изге эштә бердәмлек күрсәтеп җыелып эшләве, яшьләрнең күпләп килүе - туган ягын кадерләве, тарихын онытмавын, әлеге җирләрне хөрмәт итүен, элеккедән килгән татарларның өмә ясап игелекле гамәлләр кылу гореф-гадәтенең саклануын күрсәтә. Өмәне оештыручылар барысына да рәхмәт белдерә һәм бу изге эш дәвамлы булсын дип тели.