Найти в Дзене
Муслюмово-информ

Гөрләп узды Питрау бәйрәме

Июнь аенда сабантуйлар гөрләсә, июльдә Питрауны билгелиләр.
Кичә Яңа Усыда Питрау бәйрәме үтте. Яңаусылылар Питрауга килүчеләрне шат күңел белән каршы алды.
Бәйрәм мәйданы санаулы минутлар эчендә халык белән тулды. Крәшен татарларының шатлыкларын уртаклашырга районның төрле авылларыннан килгәннәр иде. Ерактан кайтучы кунаклар да күп булды.
Төрле уеннарда катнашып, җырлап, мәйдан уртасына чыгып, биеп күңелле ял итте халык. Питрау бәйрәме тәмамланды, дип игълан иткәч тә кайтып китәргә ашыкмадылар, күңеле теләгәннәр рәхәтләнеп биеделәр.