Бүген иртән Балтач лачындай 21 егетен армия сафларына озатты. Болай сан ягыннан күп булып, берсеннән-берсе нык, таза егетләрне нәкъ элекегечә озату күптән булганы юк иде. Егетләр районыбызныӊ төрле авылларыннан, татары да, удмурты да бер булып, Ватанны сакларга чакырылганнар. Араларында югары уку йортлары тәмамлаганнары да, урта яисә урта махсус белемле булганнары да бар. Әти-әниләрнеӊ йөзләрендә борчу катнаш үзләренеӊ балалары белән горурлану хисе. Араларында 2-3 егетләрен армиягә озатып, исән-сау каршы алганнары да бар. Монысы инде төпчеге, бер елга гына булса да, армия армия инде ул, исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар, ди озатырга килгән әти кеше. Армия сафларына китүче егетләрнеӊ күӊелләре көр, шатлыклы. Алар әлегә бу озату мизгелләрнеӊ хезмәт иткәндә кат-кат күӊелләреннән кичерәчәкләрен белмиләр. Армиягә бару мактаулы бурыч, ди Нормабаштан Рүзәл Хисаметдинов. Әтием, ул Тимирязев хуҗалыгында «КамАЗ»да шофер, аныӊ 3 абыйсы һәрберсе армиядә хезмәт иткән, бабам Мөхәммәтди