Кыяр яратмаган кеше юктыр. Ә "җәһәт тозланганын" бигрәк тә. Сезгә үзем яратып куллана торган рецепт тәкъдим итәм.
Кыярны телемләп карлыган яфрагы, (булса, виноград яфрагы салсагыз да була) укроп, сарымсак белән аралаштырып кәстрүлгә тутырам. Соңгы катламны тулаем карлыган яфрагы белән каплыйм. Һәм өстенә алдан әзерләнгән тозлык салам.
Ә тозлыклны түбәндәгечә әзерлим: 1 литр суга 1 аш кашыгы (чөмәкәй итеп, русча әйтсәк, с горкой) исәбеннән тоз салам, суны кайнап чыгар алдыннан сүндереп, 5-8 минут суытам. 1 тәүлектән малосоленка әзер. Ясап карагыз әле, кетерт-кетерт итеп тора, үкенмәссез.
Фото: автор