Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Самарада булдык

Самара өлкәсе Камышла районы 29 июнь көнне Бөтенрәсәй авыл Сабантуен кабул итте. Татар Конгрессы делегациясе составында безнеӊ районнан да вәкилләр катнашты.

-2

Камышлар районында 12 меӊнән артык халык яши, шуныӊ 86 проценты татарлар. Район үзәге Камышла авылы, 4 меӊнән артык татар тора, 3 мәчет эшли. Бер урта мәктәп бар, татар теле факультатив буларак алып барыла.

-3

Камышлы районы Татар Байтуганы авылында татар әлифбасы дәреслеген төзегән Сәләй Вагыйзов туган, бүгенге көндә музей эшли. Халкы бик ачык, сөйләмнәре безнекеннән әлләни артык аерылмый.

-4

Татар булуларын яшермиләр, әмма урамда яшьләр арасында узара сөйләшү күбрәк рус телендә бара. 1000 тираж белән русча район газетасы нәшер ителә.

-5
-6
-7
-8
-9
-10
-11

Баш мөхәррир

Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.