Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Соснада кемнәр таң каршылаган? (+фото)

Сосна мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч та, сөенечле дә мизгелләр килеп җитте. Алар 11 ел белем алган туган мәктәпләре, хөрмәтле укытучылары белән саубуллашты.

-2

Мәктәптә узган тантаналы чарадан соң, егет-кызлар сыйныф җитәкчеләре Гүзәлия Вәлиева, әти-әниләре белән сабантуй мәйданында бәйрәм итте, бергәләп таң каршыладылар.

-3

Бүгеннән алар әти-әниләреннән аерылып, мөстәкыйль тормышка аяк атларга җыена. Мәктәп тормышы, бәйге-ярышлар, конференцияләр, бердәм дәүләт имтиханнары – барысы да артта калды. Алда – олы тормыш. Уку йортларына керү, студент еллары... Хәерле юл сезгә, балакайлар.

-4
-5
-6
-7
-8
-9
-10
-11
-12
-13
-14
-15

Фото: Люция Зәйнуллина

Гөлзидә Газизуллина