Бу чыгарылыш үзенчәлекле! Куныр урта мәктәбен алты искиткеч чибәр, акыллы, шундый мөләем, тырыш кызлар тәмамлый. Июнь айлары ул сабантуйларга бай. Һәм шул вакытта тагын бер зур куркәм бәйрәм белән тарих битләренә кереп калучы ай ул. Ул да булса, чыгарылыш кичәсе! Уку дәревендә зур уңышларга ирешкәннәрне котлап, тәбрикләп, мәктәп директоры, сыйныф җитәкчесе, укытучыларның укучыларга изге теләкләр әйтү мизгеле! Бу чыгарылыш үзенчәлекле! Куныр урта мәктәбен алты искиткеч чибәр, акыллы, шундый мөләем, тырыш кызлар тәмамлый. Сыйныф житәкчеләре Рамил Нәҗипов алар белән хушлашып, үзенең фатихасын әйтеп кала. Фидакарь хезмәтегез өчен, матур-матур кызларны белемгә өндәгәнегез өчен, аларның икенче әтиләре булганыгыз өчен сезгә дә зур рәхмәт, Рамил әфәнде! Үзенең зур көчен куйган, белем диңгезендә дельфин кебек йөзгән, мәктәптә иң акыллы укучы номинациясен бирәсе булса, һич икеләнмичә чыгарылыш укучысы Камилә Габрахмановага бирер идек. Уку вакытында гел яхшы билгеләргә укыган бу матур кыз, мәктә