Чәчәкләргә төренеп һәркемнең изге теләкләрен шатланып кабул итеп алган Сәлимә апа бу көнне зур дулкынлану сөенечле хисләр кичергәндер. Яңгул авылында яшәп шигырьләр иҗат итүче Сәлимә Габделхакованы һәркем ишетеп беләдер. Соңгы берничә елларда ул шигърият дөньясына тагын да кереп китте. Районда чыгып килуче "Хезмәт" газетасында һәм интернет челтәрләрендә дә язган шигырьләре гел яктырып тора. Шигырь язган һәркемнең үз хыялы була, ул да булса китап чыгару. Сәлимә апа да китап чыгару хыялы белән янып яши. Иң уңышлы дип тапкан шигырьләрен туплап күптән түгел генә "Хисләр дәрьясы" дип аталган тәүге китабын чыгара. Аның шушы шатлыклы мизгелен уртаклашып Яңгул мәдәният йорты 22се көнне, тәүге китабының тәкьдир итү кичәсен оештырып уздырды. Сәлимә Габделхакова бу бәйрәм кичәсендә шагыйрә генә түгел, бик күп хезмәтләр башкарып күренекле шәхес булып танылып яшәве белән дә һәркемне таң калдырды. Аны котларга дип сәхнәгә күтәрелгән кунаклар, дус - туганнар, хезмәттәшләре, сыйныфташлары, "Ак калф