Республикабыз соңгы елларда дөньякүләм, илкүләм чаралар, спорт уеннары үткәрү буенча дан тота. Быел Казанда 22-27 август көннәрендә һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты узачак. Ярышларда алтмыштан артык илдән 1600гә якын яшь белгеч катнашыр, дип көтелә. Катнашучылар 56 компетенция буенча ярышачак. Республикабыз башкаласы белән бергә Мөслим дә быел төрле республикакүләм һәм халыкара форум кунакларын кабул итә. 14 июнь көнне мөслимлеләр тагын бер тарихи вакыйганың шаһиты булды – “WorldSkills” һәм “WorldSkills Kazan-2019” флагы эстафетасын кабул итте. Флагларны әлеге эстафетаны оештыру комитеты вәкилләре алып килде. “WorldSkills Kazan-2019” флагы эстафетасы Россия Федерациясенең 24 регионы, Татарстанның 43 районы һәм ике шәһәре аша узачак. Эстафета дөньяның 20 илен һәм халыкара космик станцияне колачлады. Мөслим чигендә кунакларны яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов каршы алд