ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА
Милли фаҗига...
Казандагы җыелышларның берсендә Әстерхан якларыннан килгән бер танышым белән озак кына сөйләшеп утырдык.
Үзе бик милли җанлы кеше, авылларында да булганым бар, тарих белән кызыксына, китаплар яза. Әмма кызлары урыска кияүгә чыккан.
"Башта оныгымны янымда татарча өйрәтергә тырыштым, - ди, - әмма әти-әниләре янына киткәч, бакчага йөри башлагач, гел урысчага гына күчте. Авылга бер килгәндә аның белән тагы татарча сөйләшә башладым. Оныгым (кыз бала), карап-карап торды да, берни аңламыйча, "Говори по-человечески" диде... Күземә яшьләр бәреп чыкты".
Менә шулай, туганнар, бабасының татарча сөйләве оныгы өчен хәзер кешечә сөйләмәү булып чыга инде! Бәлки бу балага әти-әнисе яки урыс әби-бабалары шулай дигәндер, нәтиҗәдә, тагы бер татар баласы милләт дошманына әйләнгән.
Бу татар агае да үзенең нәселен Идел суына салган... Моны милли фаҗига, димичә, тагы ни дисең?! Ә андыйлар - миллионнар бит!!!