тыю башланды.( “Азатлык”радиосы), Татар, нигә беркатлы син?
Кая синең уяулык?
Яулык тыюда мени эш!?
Сылтау гына ул яулык. Кыса-кыса динне,телне,
гореф-гадәтләреңне,
күптән көтә алар синең
соңгы сәгатьләреңне. Аларның бит котын ала
Җирдә синең барлыгың.
Башка япкан яулык түгел,
куркыта татарлыгың. “Яхшы татар -үле татар!” –
аларның мәкале дә.
Ярты дәвер юк иттеләр,
шөкер,без бар әле дә. Эндәшмәсәң,башың исәң ,
кысачаклар тагын да.
Шырпылар да дымыгалар
озак ятса кабында... Чыңгыз кебек, иң беренче
сүзеңне әйт катырак.
“Татар барда хәтәр бар!”-дип,
торсыннар дер калдырап.
("Азатлык" радиосы сайтыннан.)