Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Хәзерге татар журналистикасыннан бер өзек...

...Мәктәп директорлары белән сөйләшүләрдән (кайбер фикерләр): - Тикшерүчеләр килде. Ашханәгә азык-төлек китергән көн иде. Салафан капчыкларда бишәр кило карабодай ярмасы. Ачтылар. Чүпле булган өчен штраф салып киттеләр. 5 мең. Мондый штрафларны директор үз кесәсеннән түли... - Тикшерүче күптәнге таныш. Син, брат, штраф салма инде миңа, дим. Салмый булмый, штрафсыз кайтарга ярамый безгә, ди. Алайса кечерәген генә яме... - Тикшерүче әйтә: “Мәктәпкә килеп керүгә тәмәке тартырга ярамаганын аңлаткан рәсем торырга тиеш”. Яки кызыл түгәрәк эченә тәмәке сурәте ясала да кара сызык сызыла. Күргәнегез бардыр инде. Тикшерүчене сөйләштерәм, үзем тиз генә смс язам хезмәттәшләргә. Тикшерүче чыгып киткәндә теге рәсем эленеп тора иде. Югыйсә – штраф... - Таләпләр көн саен диярдәй үзгәрә. Алар куйган таләпнең кайчан кертелгәнен белми дә калабыз. Тикшерүче килә дә, штраф салып китә... - Министрлык бу хәлләрне белми дип уйламагыз, бик яхшы беләләр... Болар - “язар өчен түгел” дигән тамга белән

...Мәктәп директорлары белән сөйләшүләрдән (кайбер фикерләр):

- Тикшерүчеләр килде. Ашханәгә азык-төлек китергән көн иде. Салафан капчыкларда бишәр кило карабодай ярмасы. Ачтылар. Чүпле булган өчен штраф салып киттеләр. 5 мең. Мондый штрафларны директор үз кесәсеннән түли...

- Тикшерүче күптәнге таныш. Син, брат, штраф салма инде миңа, дим. Салмый булмый, штрафсыз кайтарга ярамый безгә, ди. Алайса кечерәген генә яме...

- Тикшерүче әйтә: “Мәктәпкә килеп керүгә тәмәке тартырга ярамаганын аңлаткан рәсем торырга тиеш”. Яки кызыл түгәрәк эченә тәмәке сурәте ясала да кара сызык сызыла. Күргәнегез бардыр инде. Тикшерүчене сөйләштерәм, үзем тиз генә смс язам хезмәттәшләргә. Тикшерүче чыгып киткәндә теге рәсем эленеп тора иде. Югыйсә – штраф...

- Таләпләр көн саен диярдәй үзгәрә. Алар куйган таләпнең кайчан кертелгәнен белми дә калабыз. Тикшерүче килә дә, штраф салып китә...

- Министрлык бу хәлләрне белми дип уйламагыз, бик яхшы беләләр...

Болар - “язар өчен түгел” дигән тамга белән бирелгән мәгълүматлар. Язар өчен бирелгәннәрен аралап мәкалә язасың. Күңелеңне мәҗбүр итә-итә. Соры язма була инде ул. Түзә алмыйм дисеңме? Бер генә чараң бар. Кәламеңне куй да, редакция ишеген тышкы яктан ябып китеп бар. Хуш, журналистика.

Я. С. Әнә анда, дәүсоветта, Ф.Мөхәммәтшин журналист халкыннан тәнкыйть язмалары таләп итеп утыра. Парадокс.