Найти тему
Муслюмово-информ

Европа архитекторлары – Мөслимдә

1-8 июнь көннәрендә Мөслимдә халыкара ленд-арт фестивале узасын инде хәбәр иткән идек. Танылган осталар, төрле илләрдән килгән көчле командалар берничә көн дәвамында лэнд-арт сәнгатенә үз идеяләрен тәкъдим итәчәкләр. Фестивальгә әзерлек инде бүген башланды. ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Германия һәм Барселона кунаклары – Барселонаның баш архитекторы Висенте Галларт һәм архитектура өлкәсендәге иң күптәнге һәм эре бүләкләрнең берсе – Ага Хан архитектура премиясе вәкиле, Германиядән Анна Грихтинг Кояшлы Ык ял паркында, Мөслим үзәгендә, музейда булып, җирлегебездәге төзелешләр, алып барылган эшләр белән танышты.