Агымдагы елның ахырына кадәр Татарстанның дүрт трассасына тоталь контроль системасы кертеләчәк.
Бөтен юл дәвамында юл кырыйларында камералар урнаштырачаклар. Әлеге камералар автомобиль тизлеген билгели һәм дәүләт номерларын яшергән машина йөртүчеләрне ачыклый алуга сәләтле.
- Беренче юл Казан-Малмыҗ
- Икенче юл Чаллы-Зәй-Әлмәт
- Өченче юл Казан-Шәмәрдан
- Дүртенче юл Чистай-Түбән Кама
М7, Казан-Оренбург һәм Казан-Ульяновск федераль юлларында тоталь контроль системасы инде 2018 елның декабреннән бирле эшләп килә.
Барлык камераларның да челтәрләрләре үзара бәйләнештә тора.