ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА
КАГЫЛМАГЫЗ БЕЗГӘ!
Кагылмагыз безгә! Тимәгез татарга!
Без хәзер яралы арыслан –
бәгырьдән тама кан,
гарьлектән яна җан,
Хурлыктан буыла сулышлар!
Иң газиз телеңә, үзеңә, сүзеңә
Аягын сөрткәндә шакаллар!
Тимәгез татарга! Кагылмагыз безгә!
Яралы килеш тә без әле сафларда
милләтне якларга,
абруйны сакларга,
Без әзер!
Өстенә аварга дошманның,
Соң чиктә чәйнәргә бугазын!
Ук булып очабыз
Мең еллык тарихы өстеннән милләтнең!
Кагылмагыз безгә! Тимәгез татарга!
Без хәзер яралы капландай -
Иң соңгы явына кузгалган Алыптай!
ТАТАРЛАР!!!
22 гыйнвар, 2018 ел.