Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 33 ел булды. 2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы авария булган 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте. Шушы вакыттан башлап әлмәтлеләр һәр елны бу датаны билгеләп үтәләр. Бүген дә Хәтер мәйданына Чернобыльдәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, аларның тол калган хатыннары, балалары һәм башкалар җыелды.
Авыр минутларда үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, Ватан чакыруы буенча ярдәмгә бару – зур батырлык. Моны үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин да билгеләп үтте. «Союз Чернобыль» иҗтимагый оешмасы бүлеге җитәкчесе Роберт Никитин муниципалитет, предприятиеләр тарафыннан аңлаешлы караш тоюларын искәртте. Ул җитәкчелеккә һәйкәлне яңартуларын сорап та мөрәҗәгать итте.
Арабызда булмаучылар бер минут тынлык белән искә алынды. Һәйкәл алды янәдән кызыл канәферләргә күмелде.