Ислам галимнәре әйтүенчә, уй дүрт чыганактан килә: Аллаһтан, фәрештәләрдән, шайтаннан һәм кешенең нәфесеннән. Мәсәлән, кеше җәйге бер кызу көндә ураза тота иде. Аңа, ураза булуын белмичә, салкын чишмә суы бирделәр. Әлеге кешенең бу суны эчәсе килде. Мондый уй - нәфестән. Коръәндә: “Тәхкыйк, кешене Без халык кылдык һәм аңа күңеле нәрсәне вәсвәсә кылганын беләбез...” диелә (Каф сүрәсе, 16 аять). Адәм балаларын үзара низаглаштыра, гауга чыгара торган уйлар – шайтан вәсвәсәсеннән. Бу вәсвәсәдән котылу юлы – Аллаһ Тәгаләне зекер итү һәм “Әгузү билләһи минәш-шайтан ир-раҗим” дип әйтү. Фәрештәдән килгән уй кешене изге эшләргә чакыра. Суюти исемле галим әйткәнчә, “Фәрештә кешене яхшылык эшләргә ымсындыра һәм бу мөмкинлекне күңелгә хуш килерлек итеп бизи, шайтаннан килгән уй аны начар гамәлгә ымсындыра һәм ул да бу мөмкинлекне күңелгә хуш килерлек итеп бизи”. Начар гамәлне күңелгә хуш килерлек итү – ул гөнаһлы эшләрне яки Аллаһ тыйганнарны кеше өчен файдалы итеп күрсәтү. Мәсәлән, исерткеч э