Элек «үстергән дә безне чын дуслык, көч биргән дә безгә чын дуслык, дуслык булса яшәр гомергә бөтен җир шарында тынычлык» дип җырлый идек. Бүген бу җыр башкарылмаса да, төрле милләтләрнең үзара дус-тату мөнәсәбәттә булуы зур әһәмияткә ия. Әлмәттә 70 тән артык милләт вәкиле яши. Телләр, гореф-гадәтләр, милли мәдәни мирасны саклау өчен максатчан эш алып барыла. 24 нче мәктәп базасында узган милләтара һәм конфиссияара мөнәсәбәтләргә багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә әлеге эшчәнлеккә бәя бирелде. Шәһәрдә Татарстан халыклары ассамблеясы вәкиллеге, азәрбайҗан, әрмән, таҗик, үзбәк-кыргыз диаспоралары эшли. Алар һәм башкалар да түгәрәк өстәл артында сөйләшү чарасына ныклап әзерләнгәннәр иде. Бирегә килүчеләр игътибарына милли ашлардан, кул эшләнмәләреннән күргәзмәләр, җыр-биюләр тәкъдим ителде. Әлмәттә төпләнеп яшәүче милләтләрнең барысының да балалары шул ук бакчаларга, мәктәпләргә йөри, урамда, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, төрле түгәрәкләрдә башкалар белән