Сәнгать белән кызыксынучы балаларга сәләтләрен үстерү өчен дә, үзләрен сынап карау, күрсәтү өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Нинди генә бәйгеләр юк?! Узган атнада шундый конкурсларның берсе – “Без бергә!” халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең муниципаль туры үтте. Конкурсның максаты балаларның иҗади сәләтләрен үстерү генә түгел, ә халык авыз иҗатына, тарихи-мәдәни мирасыбызга хөрмәт тәрбияләү, балаларның бу өлкәдә белемнәрен арттыру иде. Фестивальнең номинацияләре дә күптөрле: вокал (соло), халык ансамбльләре, хореография, инструменталь ансамбль, сәнгатьле уку, иҗади гаилә һәм мода театры. Җыр-биюләр дә, сәнгатьле сөйләм дә, гомумән, һәр номинация халык авыз иҗаты белән бәйле булырга тиеш. Мода театры, мәсәлән, этнографик костюм тәкъдим итәргә, биючеләр халык биюен әзерләргә тиеш иде. Фестивальнең муниципаль этабында 350 укучы катнашты. Һәрбер номинациядә җиңүчеләр ике яшь категориясе (кечкенәләр һәм зурлара арасында) буенча билгеләнде. “Халык вокалы” номинациясендә Мөсли
“Без бергә!” халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең муниципаль туры узды
9 апреля 20199 апр 2019
45
1 мин