Күптән түгел Норма мәдәният йортында “Фикердәш”ләр клубы үзләренең 15 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Әлеге клубны күпләр беләдер, эшләре, яулаган үрләре белән үзләре үк тә социаль челтәрләрдә таныштырып баралар. – Беренче тапкыр очрашуны алар Норма мәдәният йортында үткәрде, – дип искә ала ул чактагы Норма авылы китапханәсе директоры Асия апа Шәрипова. – 6-7 кеше иделәр, хәзер, күр, 60 ка җитә язганнар... “Фикердәш”нең эш-гамәлләре белән якыннан таныш булган социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина клубны җитәкләүче Чулпан Габделганиевага әлеге проектны Рәсәй күләмендә дә күрсәтү кирәктер, дип белдерде. Спорт уеннарында даими катнашып дөнья гизгән “Фикердәш”ләр өчен бу мәсьәлә әллә ни авырлык тудырмаячак билгеле, әмма аларның физик яктан сәламәтлекләре чикле булуларын исәпкә алсак, нык кына булышырга туры киләчәк. Бу өлкәдә дә проблемаларны бик тиз чишәләр бугай, дип кайтам мин үткәргән чараларында катнаша алган саен. Халыкка ни дә булса тәкъдим итәргә алыналар