Без, әлмәтлеләр, бик бәхетле халык. Дөньякүләм танылган артистлар үзләре безгә килә. «Татнефть» компаниясе безне кемнәр белән генә очраштырмый. Узган якшәмбе шәһәребездә музыка сөючеләр өчен янә бер бәйрәм булды - Әлмәт сәхнәсендә дөньяның иң яхшы бас тавышлысы булып саналган Илдар Абдразаков чыгыш ясады. Һәркем йотлыгып Татарстан дәүләт симфоник оркестры һәм Илдар Абдразаков башкаруында Джузеппе Верди әсәрләреннән увертюралар һәм арияләрне тыңлый. Безнең хөкемгә ике сәгать дәвамында «Набукко», «Макбет», «Дон Карлос», «Эрнани», «Оберто», «Сицилийская вечерня», «Аттила» операларыннан өзекләр тәкъдим ителде. Һәрбер чыгышны тамашачылар аягүрә басып, «Браво!» дип озак алкышлады.
Концерт тәмамлангач та, алкышлар туктамады. Безне үзенең чиста, көр тавышы белән әсир иткән Илдар Абдразаков ялындырып тормады, безгә тагын ике ария бүләк итте. Бу юлы аның берсе рус телендә иде. - Икенче килүемдә татарча да җырлармын, репертуарда андыйлар да бераз бар. Аларга өстәп башка әсәрл