Нурислам Ибраһимның "Дога китабы"ннан (дәвамы)
Дәрес хәзерләүне тәһарәт алып башлау әйбәттер. Нинди генә дәрес булса да, "Бисмилләһ" белән башлау кирәк. Аннан соң шушы догалар укылыр:
"Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхыйкънии бис-саалихиин. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каулии, йәә Хәәфизу йәә Гаакыйбү йәә Нәәсыйру йәә Аллаһ. Рабби йәссир вә ләә түгассир рабби тәммим бил-хайир."
(Раббым! Гыйлемемне һәм зиһенемне арттыр. Мине изге колларыңнан әйлә. Раббым! Күкрәгемне ач, эшемне җиңеләйт һәм телемдәге төенне чиш ки, әйткән сүземне аңласыннар. Әй, Саклаучы, Күзәтүче, Ярдәм итүче Раббым! Җиңеләйт, авырайтма, Раббым! Эшемне хәере белән тәмамла.)
Имтиханга кергәндә өч, биш, я җиде мәртәбә "Аятел-Көрси" укылыр.
Гомуми догалар:
"Әллааһүммә, иннии әс-әлүкәс-сәбәәтә фил-әмри вәл-гәзии-мәтә гәләр-рушди! Вә әс-әлүкә шүкра нигъмәтикә вә хүснә гибәә-дәтик! Вә әс-әлүкә кальбән сәлиимән в лисәәнән саадикан! Вә әс-әлүкә мин хайри мәә тәгъләм! Вә әгүүзү бикә мин шәрри мәә тәгъләмү вә әстәгъфирукә лимәә тәгъләм. Иннәкә галләәмүл-гуйүүб!"
(Йә Аллаһым! Мине туры юлга күндереп иманымны ныгытсаң иде! Мине Үзеңнең нигъмәтләреңә шөкер итүчеләрдән кыл, Сиңа ихлас гыйбадәт кылучылардан, ихлас, дөреслек илә эш итүчеләрдән кыл! Йөрәгемне сәламәт, телемне дөрес кыл! Синнән Үзеңә мәгълүм булган бөтен яхшылыкларны сорыйм! Һәм Сиңа Үзеңә билгеле булган бөтен явызлыклардан сыгынам, Син Үзең генә белгән гөнаһларымны кичерүеңне сорыйм, чөнки Син – һәр яшерен нәрсәне белүче!)