24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу очраклы түгел. Әлеге зәһәр авыру ел саен җир шарындагы 2 миллионга якын кешенең гомерен өзә. Әлеге авыру, дөньяда булган җитди проблемаларның берсе булып тора. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина белдерүенчә, узган ел шәһәр һәм районда 65 кешедә туберкулез авыруы теркәлгән. Алар арасында 33 кеше табибка үзе мөрәҗәгать итеп, авыруын вакытында ачыклый алган. Хәзерге вакытта үпкә авыруы белән сукбайлар, төрмәдә утыручылар, тәртипсез тормыш алып баручылар гына авырый дигән сүз дөреслеккә туры килми. Чөнки авыру җенескә дә, вазифага да карамый. Ул бары тик кешенең иммунитетыннан, яшәү рәвешеннән генә тора. Үпкә авыруы сөйләшкән, ютәлләгән, төчкергән вакытта авырудан сәламәт кешегә күчәргә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөнья халкының өчтән бер өлешендә диярлек латент үпкә авыруы бар, ягъни алар әлеге бактерияләр белән зарарланганнар, әмма ә