Балтач ДОСААФ мәктәбе базасында район ЮХИДИ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге»нең Балтач бүлекчәсе белән берлектә егетләр һәм кызлар командалары арасында республика конкурсының I этабы (сайлап алу туры) уздырылды.
Әлеге чарада район ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полиция лейтенанты И. Мөбәрәкшин, «Юл хәрәкәте иминлеге»нең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Л. Һадиева, “ДОСААФ” мәктәбе директоры урынбасары Р. Сәмигуллин катнаштылар.
Бәйгедә мәктәп укучылары, автокласс курсантлары (15 кеше) көч сынашты. Киеренке ярышта беренчелекне Азат Зарипов яулады. Икенче-өченче урыннарны Фәридә Галимҗанова белән Дәниф Сабирҗанов бүлеште.
Тулырак: сайтыбызда укыгыз.