Җиде буынга әби-бабайлар саны 254кә тула
Сирәк күренеш булса да, кайбер йортларда диварны затлы келәм түгел, ә нәсел агачы ясалган картина бизәвен күрәсең. Минем, шәхсән, өй түрләрендә дүрт картина элеп торганын да күргәнем бар. Нәселеңнең дүрт тармагы. Гомумән, нәсел тармагы гел икегә тапкырланып бара. Әти-әни – 2, әби-бабайлар – 4, карт әби-бабайлар – 8. Шулай дәвам итсәгез 16, 32, 64, 128 һәм җиденче буынга җиткәндә 256 кешегә җыела. Рәссамнар бу күренешне канатларын җәйгән кош рәвешендә сыйфатлаган (рәсемне кара).
Шәҗәрә төзергә алынган кеше эшне нәрсәдә башларга соң?
Гаилә архивыннан. Һәр гаиләдә “архив” бар: йә фотоальбомнар, йә хәрби билет, партбилет кебек иске документлар, шулай ук әби-бабаларының туу яки үлү турындагы таныклыклары, аларның һөнәр йортларында укып алган шәхәднамәләре, хезмәт кенәгәләре һ.б. да сакланырга мөмкин. Исән-сау яшәп яткан олы яшьтәге туган-тумачалар да гаиләнең җанлы тарихы.
Өч мәгълүмат кирәк
Архивларга берәр кешене эзләп мөрәҗәгать итәр өчен, аның турында өч төрле мәгълүматны белү зарур: кем, кайчан һәм кайда туган? Тулырак итеп әйткәндә, эзләнүче кешенең исеме (фамилиясе), атасының исеме, туган елы, туган урыны турында төгәл мәгълүмат кирәк.
Дәүләт архивларына мөрәҗәгать иткәндә, әлеге өч мәгълүматның булуы мөһим, чөнки ул эзләү эшен күпкә җиңеләйтә. Әмма туган елы төгәл билгеле булмаса, эзләнүче кешенең эш урыны да ярдәмгә килергә мөмкин. Чөнки кайсы елларда һәм кайда эшләгәнлеге билгеле булса, шул оешма яки предприятиенең архивта сакланган “личное дело”лары аша эзләнүче кеше турында шәхси мәгълүмат табып була. Кешенең туган елын ачыклауның тагын бер юлы бар: метрикәләрдә язылышу турында мәгълүмат теркәлгәндә, егетнең дә, кызның да яше күрсәтелгән. Арифметиканы эшкә җигеп, язылышкан елларыннан яшен алсак, туган еллары килеп чыга. Архив хезмәткәрләре: “Без кешенең туган елы якынча гына билгеле булганда, алдагы һәм соңгы ике елны кертеп эзлибез”, - диләр.
Метрикәләргә нәрсә язылган?
Мәгълүм булганча, мәчетләрдә элек метрикә кенәгәләре алып барылган. Анда, гадәттә, мөселман кеше турында дүрт төрле мәгълүмат теркәлгән:
1.туучылар;
2. никахлашучылар;
3. аерылышучылар;
4. үлүчеләр турында.
Метрикә кенәгәләре язу туктатылып, бу эш загсларга күчкәнгә дә, бер гасыр вакыт үткән. Шуңа бу кенәгәләр хәзер аеруча кыйммәтле, әһәмиятле документлар исемлегенә кертелгән. Кешенең кулына бирелмиләр, хәтта архивларның уку залларына килеп укырга теләүләргә дә. Уку залында аларның оцифровка үткән вариантын компьютер аша гына укып була. Тагын бер ягы бар: метрикәләр иске имлядә яки гарәп хәрефләре белән язылган. Аларны теләгән һәр кеше укый алмый.
Нәселен барларга җыенган кешеләргә архив хезмәткәрләреннән тагын бер киңәш: тискәре, начар мәгълүматларга юлыгуга да әзер булырга кирәк. Мәсәлән, бабаеңның атасы, аның бабасы хөкем ителгән яки берәр җинаять кылган, чынлыкта кылмаса да, аңа яла ягылган булуы бар. Архивта “казына” башлаган кеше андый хәлләргә дә юлыга.
Кайда мөрәҗәгать итәргә?
ТР Дәүләт архивына мөрәҗәгать итүчеләр өчен ике төрле гариза-анкета гамәлдә.
1. Факт ачыклау (Бер конкрет фактны гына, мәсәлән, йә туу турындагы, йә язылышу, йә үлем турындагы мәгълүматны ачыклау һ.б.)
2. Нәселне барлар, ачыклар өчен генеалогик мәгълүматлар эзләү.
Архивның эшчәнлеге киң. Биредә шулай ук тематик мөрәҗәгатьләр дә карала. Мисал өчен, туганлык “җепләре” хакында нинди дә булса мәгълүмат эзләү, шулай ук аерым бер кешенең, бер яки берничә гаиләнең тәрҗемәи хәлен ачыклау. Хәтта авылларның тарихын, аларда яшәгән һәр гаиләне үз эченә алган шәҗәрә төзергә дә мөмкин. ТР Дәүләт архивы җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, бүгенге көндә Саба районы Меңгәр авылыннан шундый заказ бар икән.
ТР Дәүләт архивында нәсел шәҗәрәсен төзү, ачыклау өчен күрсәтелгән хезмәтләр түләүле. Бер архив белешмәсенең бәясе (яки бер факт ачыклау) 730 сум тора.
Генеалогик тикшерүләргә килгәндә, бу эш килешү нигезендә башкарыла. Тикшерүнең масштаблары мөрәҗәгать итүченең теләгеннән тора. Ул әнисе яки әтисе ягыннан гына, яки ике яктан да эзләтергә мөмкин. Бәяләре 10 меңнән башлап 30 мең сумга кадәр. Эшләп бирү вакыты өч ай эчендә һәм күбрәк.
ТР Дәүләт архивының ике бинасы бар: берсе Казан шәһәренең Декабристлар урамы, 4нче йортында, икенчесе 8нче март урамы, 5 А йортта урнашкан.
Гариза белән мөрәҗәгать итү урыны 8нче март урамындагы бинада. Шулай ук Дәүләт архивының рәсми сайты, ТР Архив эшләре буенча Дәүләт комитетының интернет-кабул итү хезмәте аша да мөрәҗәгать итәргә була.
Факт
· 1922 елдан соң туган якын кешеңне эзләгәндә, ЗАГСка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
· 1922 елга кадәр туган кеше булса, ТР Дәүләт архивыннан эзли аласыз.
· 1860 елдан борынгырак мөселман метрикә кенәгәләре ТР Дәүләт архивында сакланмый диярлек. Кайбер авылларның гына метрикәләре 1830 еллардан башлап сакланган, әмма андыйлар бик аз.
· 1860 еллардан борынгырак мәгълүматлар «ревизская сказка» дигән документларда бар. «Ревизская сказка» - ул халык санын алганда тупланган мәгълүматлар.
· 1719-1858 елларда Россиядә 10 ревизия ягъни халык санын алу булган. ТР Дәүләт архивында татар авыллары буенча иң борынгы «ревизская сказка»лар 1834 елга карый, ә аннан борынгыраклар Мәскәүдә «Российский Государственный архив древних актов» дигән оешмада.
***
Татарстан архив фондларында сакланган документлар якынча кешенең нәселен 5тән 7нче буынга кадәр ачыкларга мөмкинлек бирә.
***
ТР Дәүләт архивына нәсел шәҗәрәсен төзү өчен мәгълүмат алырга теләүчеләр барлык гариза-мөрәҗәгатьләрнең 40 % тан артыгын тәшкил итә.