Бүген район үзәк китапханәсендә комсомол ветераннар очрашты.
Очрашуның төп сәбәбе – Ленура апа Сафинаның “Балтачның ялкынлы яшьлеге” китабын тәкъдим итү иде. Чара истәлекләр, котлаулар, музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
“Комсомол - безнең яшьлегебез. Комсомол диюгә безнең буын күз алдына Зоя Космодемьянскаялар, Бөтенсоюз удар төзелешләре, чирәм җирләрне үзләштерү килеп баса. КамАЗ үзе генә дә ни тора бит! Шундый гигант яшь калаларны комсомоллар торгызды. Алты орденлы Ленин комсомолы сафларында торуыбыз белән без бик горурлана идек, диде кичә килгән һәр кунак.
Әлеге җылы очрашу турында язма “Хезмәт” газетасының алдагы саннарында дөнья күрәчәк.
Фоторепортажны тулысынча фотогалереяда карагыз.