Элеккеге гореф – гадәтләрне искә алсак, көннең төнне куып җиткән вакытында, кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда безнең әби – бабаларыбыз яз бәйрәменең символы булган Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Көннәр аяз, күктән алсу Нур сибеп кояш көлә. Җиргә тама көмеш тамчы, Сагынып көткән яз килә. Көннәр сизелерлек озаеп, җирне ныклап җылыта башлагач, табигатьтә инде яз галәмәтләре күзгә күренеп арта бара. “Март аенда чыпчык тезеннән су була” дигән сүзләрне раслагандай, юлларда чыпчыклар рәхәтләнеп коенганы күзәтелә, тал песиләре чыга башлый. Элеккеге гореф – гадәтләрне искә алсак, көннең төнне куып җиткән вакытында, кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда безнең әби – бабаларыбыз яз бәйрәменең символы булган Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Без, “Кариле балалар бакчасы” коллективы да шушы милли гореф-гадәтләрне истә тотып, ел дәвамында берсеннән берсе матур бәйрәмнәр үздырып торабыз. Әти – әниләр белән берлектә үзган “Нәүрүз” бәйрәме дә – моның ачык мисалы. Күктә кояш елмаеп, кошлар