20-21 мартта Әлмәт политехник техникумы базасында Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабы узачак. Биредә "Информатика һәм исәпләү техникасы" юнәлеше буенча белем алучы студентлар катнашачак. Беренчел дәрәҗәдәге сорауларны КНИТУ–КАИның Әлмәт филиалы укытучылары эшләсә, икенчел дәрәҗәдәге сорауларны "ТатАСУ" белгечләре әзерли. Олимпиадада Татарстанның тугыз көллият һәм техникумыннан килгән студнтлар катнашачак. Җиңүчеләр исә республикабыз данын Ростов-на-Дону шәһәрендә узачак олимпиаданың йомгаклау этабында яклаячак. Башка яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз. Безгә язылырга онытмагыз - https://zen.yandex.ru