Найти в Дзене
Булат Ибраһим

Тукайга ияреп

Ә “пар ат”лар күптән чабып узды,
Һәм һава да бетте үпкәдә.
“Кисекбаш” күк ага безнең тормыш,
Кичә шулай, бүген, иртәгә.
“Аллага” да килә “таян”асы,
Кайда диеп безнең якты юл.
Без “китмибез” шапшак караңгыдан,
“Сарыкортлар” суза күккә кул.
Урманның да китте “шүрәле”се,
Качып китеп барды авылдан.
Калаларда быел хәер сорый,
Былтыр, мескен, шашып акылдан.
“Су анасы” суларны ят итте
Табалмагач алтын тарагын.
Аналарын күралмый ятимнәр,
Заман эзли алтын карагын.
Караңгыда өер-өер бүре,
Кайнашалар учак тирәли.
“Кәҗә белән сарык” бер капчыкта
“Туган тел”не суза, әллә-ли.
Кергә батты мунча күрмәс тормыш,
Читлегеннән очты кошлары.
Мөкатдәс саз тынды уйнавыннан,
Заман өзде аның кылларын...
Ә “пар ат”лар күптән чабып узды,
Һәм һава да бетте үпкәдә.
“Кисекбаш” күк ага безнең тормыш,
Кичә шулай, бүген, иртәгә.