2013 елның июль ае. "ВКонтакте" социаль челтәрендә ул вакытта татар телле төркемнәр бармак белән генә санарлык иде әле. Татар телле контент күпләп бары тик 2015-2016 елларда гына барлыкка килә башлады. 30 июль. Төркем үз эшен башлап җибәрде ("Татар акылы").Рәсемнәр белән Орхон-Енисей язмаларыннан ике өзек алып куйдым. "ВКонтакте"дагы дусларны төркемгә чакырам. Һәм менә ниһаять беренче язылучылар. Беренче пост, беренче 8 лайк. Бер ел эчендә язылучылар саны берничә меңгә җитте, лайклар да күбәйде. Төркемдә татар әдәбияты классикларының әсәрләреннән өзекләр, канатлы сүзләр, халкыбыз мәкальләре, табышмаклар, әкиятләр һәм башка бик күп төрле язмалар урын алды. Ул вакытлардан соң 6 елга якын вакыт узды. Бүгенге көндә "Татар акылы"нда 10 меңнән артык катнашучы. Шушы вакыт аралыгында "Татар акылы" instagram челтәрендә, Telegram мессенджерында үз укучыларын тапты. Ил хәлен беләсең килсә – кешеләр йөзенә кара. Җир хәлен беләсең килсә – гөлләр күзенә кара. Үз хәлең беләсең килсә – хал